Төрлесе
Районда гражданнар оборонасы буенча укулар бара
Гражданнар оборонасы халыкны, аның милкен, җәмәгать байлыгын, мәдәни мирасны илләр арасында туган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.
Районыбызда гражданнар оборонасы буенча даими эш алып барыла. Бу эшне оештыру буенча комиссиядә һәм төркемнәрдә торучылар әлеге бурычларын җәмәгать эше буларак кына башкаралар. Шуңа да карамастан, гражданнар оборонасы буенча җаваплы кешеләргә карата таләпләр бик җитди. Әлеге мәсьәләләр хакында 22 ноябрь көнне Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әйдәүче белгече Наил Галиев җитәкчелегендә укулар оештырылды. Белгеч гражданнар оборонасы мәсьәләләре буенча бик күп мәгълүмат бирде, комиссия һәм төркемнәрнең бурычларын аңлатты. Уку барышында гражданнар оборонасын үстерү, камилләштерү һәм идарә итү проблемалары турында да фикер алыштылар, заман таләпләренә туры китереп , халыкны яклау мәсьәләләрен карадылар. Өйрәнүләргә күп кенә службалар, хокук саклау, башкарма власть органнары да җәлеп ителә.
Районда гражданнар оборонасы эшенең торышын махсус республика комиссиясе тикшереп бәя бирәчәк.
Ә 7 декабрь көнне тревога булып, өйрәнүләрнең төп өлеше үтәләчәк. Шуңа күрә, район халкына гадәттән тыш вакыйгаларның шаһиты булган очракта, каушап, куркып калмаска киңәш ителә, бу бары тик өйрәнүләр генә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев