Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Рәхмәт, әти!

Әтиебез Зарипов Фәнил Садыйк улы истәлегенә ...

Әти дигәч, күз алдына аның күдрә чәчләре, зәңгәр күзләре һәм һәрчак елмаеп торган йөзе килеп баса. Йомшак холыклы, хыялый җанлы, кешеләргә нинди яхшылык эшлим икән дип йөргән әти янәшәбездә юк хәзер...
Без ике кыз - әти белән әнинең тырыш хезмәт белән үткән гомерләренең җимеше. Гомере буе әти эш белән яшәде. Балтач районының кайсы гына авылына барма, хәтта күрше районнарда да аны белмәгән кеше сирәктер. Бу гаҗәп хәл - чөнки әтиебез җитәкче урыннарда эшләмәсә дә, гади эшче - шофер гына булса да, тырышлыгы, эш сөюе белән күпләрне сокладырган кеше.
Әтинең иң яраткан ел фасылы - җәй, аның да печән өсте чоры булгандыр, мөгаен. Алар әни белән икесе иртән кояш белән торып тауга печән чабарга менәләр иде, күршеләр иртән эшкә барганда яңа чабып кайтылган печән бакча ягына җирләргә таратылган, маллар каралган, чәй эчәргә каен җиләгеме, җир җиләгеме җыеп кайтылган була иде инде. Әле бу дөнья белән хушлашырына өч көн кала да әти безне тауга алып менде. Үзе печән чаба алмый иде инде, шул менгәч: "Менә монда җир җиләкләренең урыннары, монда каен җиләге качып үсә, менә бу агач көрәк-сәнәк сапларына бик әйбәт була", - дип күрсәтеп, өйрәтеп төште. Кем уйлаган аның бу менүе - тавы белән саубуллашу булыр дип?
Кешегә авырлык китерергә яратмаган әтиебез җәй уртасында кич белән безне ятим итеп китеп барды. Аның сызлануларын күреп, йөрәк әрнесә дә, мәңгегә хушлашырга беребез дә әзер түгел идек. Өй тулы хәл белергә килгән туганнар... Әйтерсең, әти, "сезне ялгыз калдырмыйм бит", - дип әйтеп китте...
Икенче көнне табигать әтине соңгы юлга елап озатты. 2016ның коры җәендә җирне яңгыр чылатып узды.
Исән чагыңда, әти, бездән рәхмәт сүзләре күп ишетмәгәнсеңдер. Рәнҗеп китмәгәнсеңдер дип ышанасы килә. Хәзер соң булса да, Рәхмәт сиңа! Синең төсле бала җанлы, ачык күңелле әтиләр бүтән юктыр ул. Алга таба да синең яхшы исемеңә тап төшермичә яшәргә тырышырбыз. Авыр, әти. Син булганда сизелмәгән икән күп бәлалар, күп кайгылар, дөньябыз тулы булганга, кечкенә генә шатлыклар да олы бәхет булып тоелган... Рәхмәт сиңа!
Шушы авыр вакытыбызда ярдәм иткән, терәк булган туганнарыбызга, авылдашларга, райондашларга да зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Мең рәхмәт сезгә! Берегезгә дә Ходай күтәрә алмастай кайгы-хәсрәт бирмәсен, булганнары - сынау булып кына үтеп китсен!
Алисә, Гөлназ Зариповалар
Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250