Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Ринат Кәримов: "Үзебезнең көчтән килгәнчә ярдәм булачак"

Газетабызның 7 декабрь санында дөнья күргән «Күченгәннәргә тузган йорт эләкмәгәнме» дигән язмабызга «Стройремтех» оешмасы тарафыннан кайтаваз алынды.

- Бистәбезнең Илдар Юзеев урамында урнашкан без төзегән йортка карата кайбер кимчелекләре булу турында газетада язма басылган иде. Шуның буенча ачыклык кертәсем килә. Дәүләт торак фонды таләбе буенча һәрбер өй проект буенча төзелә. Әлеге проектларны без «Прада» оешмасында эшләтеп алабыз. 21 йорт яшәүчеләр өйләренең салкын булуын җиткерделәр һәм аның сәбәбе итеп җылылык батареяларының аз булуын әйтәселәре килә. Ләкин, проект нигезендә аларга 29 секция куелырга тиеш булса, безнең тарафтан ул болай да 40 итеп куелды. Хәзер инде без үзебезнең көчтән килгәнчә аларга булышырга әзер. Мәсәлән, түшәмнәрен (чердак) җылытачакбыз, - дип эшләгән һәм эшләнәчәк эшләренә бәя биреп узды оешманың директоры Ринат Кәримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250