Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәркемнең үз язы... Клара ханым өчен аның быелгысы 75нче яз буларак истә калыр 

Кушу, алу, бүлү һәм тапкырлау- Хисап фәнен өйрәнгәндә  дүрт гамәл.  Шатлыгыңны куштың, апа, безнекенә, Зур өлешен алдың, кайгы килсә әгәр, - дигән шигъри юллар, әйтерсең лә, аңа багышлап язылган. 

Тышта яз тантана итә. Клара Гариф кызы өчен аның быелгысы 75нче яз буларак истә калыр. 
Язмамның герое- элеккеге 96нчы һөнәри лицейның математика укытучысы, мәгариф ветераны Һадиева Клара Гариф кызы. 
Язлар... Еллар бер- берсенә охшамагандай, язлар да бер- берсен кабатламый. Үткәннәре аның өчен нәрсәсе белән истә калды икән? " Әти" дип бер әйтергә тилмереп үсүләреме,бала чакта Дусай елгасы буенда көтү көтүләреме,Кирәмәт тавындагы онытылмаслык яшьлек уеннарымы,әллә, кулына диплом алып, тәүге мәртәбә укыта башлаган көннәре беләнме? 
Талантлы шәхесләр, мәгариф өлкәсенә бик күп маяклар үстереп биргән Таузар авылы кызы ул. Бер журналист язганча, "гармун күреге кебек кечкенә авыл" дан РСФСР һәм Татарстанның атказанган укытучылары Зыятдинов Б. Ш., Яббаров Я. Я., Йосыпов Р. Ибраһимов Ә. Г., мәгариф алдынгылары Хөсәенов И. Н., Ибраһимовлар гаиләсе, фән докторы, милләтпәрвәр Азат Зыятдиновлар үсеп чыккан. Клара апаның мөгаллимлек юлын сайлавы очраклы түгел: апасы Сания, Мәэмүнә, Әнәс, Илдар абыйлары - исемнәре билгеле педагоглар. Гаиләдәге 8 баланың 5 се шушы изге һөнәрне сайлаган, киленнәр дә шушы өлкәдән. Инде бу традиция уллар- кызлар, оныкларга күчкән. 
Кенә урта мәктәбендә укыганда, зирәк белеме, бигрәк  тә, математика- физика кебек авыр фәннәрне су урынына эчүе белән аерылып тора ул. 
Киләчәккә максаты бер генә- укытучы булу. Шул теләк белән Казанга укырга бара, әмма авылыннан әллә ни читкә китмәгән кыз, сагынуына түзә алмыйча, сынауларга да кереп тормый, кире әйләнеп кайта. Тик теләк көчлерәк булып чыга: икенче елны физика-математика бүлегенә укырга керә. 
Шау-шулы студент еллары,Кенә урта мәктәбендә  укытучы һөнәре буенча тәүге "чирканыч" алуы, тормыш корып, Балтач мәктәбендә укытуы һәм, ниһаять, яңа ачылган һөнәри училищеда( соңнан лицей) педагогик эшчәнлеге. 
Күпләребез өчен авыр бирелә торган математика фәнен лаеклы ялга киткәнче укыта ул. 
Үзенең сабыр, җылы мөгамәләсе белән укучыларны үз фәненең серенә төшендерә,мөстәкыйль үзләштерүләренә ирешү өчен, төрле алымнар куллана. 

Дәресләрдә үзләштергән гамәлләрне
Тормышта да алдык, апа, нигез итеп. 
Шатлыкларың тапкырлансын безнең санга, 
Кайгыбызны бүлешкәндәй тигез итеп
,- дигән шигъри юлларны шагыйрь, гүя, аңа багышлап язган. 
Укучылары арасында гына түгел, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында ихтирамлы булып яшәде, яши. 
Чын иманлы, зыялы, сабыр, нинди очракта да үз намусына хыянәт итми, кешеләргә  шәфкатьле, сәнгать-әдәбиятны сөюче, үз фәнен тирән белүче оста педагог ... Юк, бу сүзләр олуг юбилее уңаеннан гына әйтелгән төче сүзләр түгел, ә еллар буе тупланган, казанган лаеклы, самими җылы сүзләр. "Әгәр миндә ниндидер әйбәт сыйфатлар бар икән, алар- һәрьяклап әтием белән әниемнән күчкән мирас", - ди ул үзе хакында.
Нәсел башы, шәҗәрәләре буенча Клара апаның әтисе Гариф - тумышы белән Норма авылыныкы, үз заманының иң укымышлы, зыялы кешеларнең берсе булган. Гарәп, рус телләрендә иркен сөйләшкән Гарифны Уфа, Бәләбәй якларында эре татар байлары үзләренең доверенныйлары( ышанычлы лары) итеп йөрткәннәр. Совет хөкүмәте урнашкач, Гариф абый волость башкарма комитеты рәисе, мәгариф бүлеге җитәкчесе, Карадуган һәм Хәсәншәехның " Дружба" АР телләрендә хисапчы булып, төрле җаваплы постларда эшли. 
Туры сүзле, ялганны сөймәүче кеше буларак билгеле була ул замандашлары арасында. "Дөреслек белән баеп булса, Нормада Ибәти Ибрае(Гарифның бабасы-И. Һ.) баер иде", - дип әйтә торган булганнар ул чорларда. 
Клара апаның әнисе Җәмилә апа исә тормышта сабыр, җыр-моңга һәвәс, бәет- мөнәҗәтләрне яттан белүче була. Дини тәрбия алганлыктан, үз балаларына да гарәп хәрефләре өйрәтә, дини сабаклар бирә. Дингә каршы көчле пропаганда алып барылган чорларда бит! 
Әнисе Җәмилә апага мондый тәвәкәллек, рухи ныклык үз нәселеннән күчкәндер.Әтисе Садыйк Кәримов(Клара апаның әнисе ягыннан бабасы) заманында Санкт-Петербургта патша армиясендә хезмәт иткән Гаярь татар була. Дөнья күргән, русчаны яхшы сукалый торган Садыйкны Малмыж өязенең Носла волостена старшина итеп билгелиләр. Санкт-Петербургта  Николай патшаны кую тантанасына өяздәге берничә волостьтан аны вәкил итеп җибәреләр. Рус старшиналары арасыннан татарны сайлап җибәрү зур вакыйга була  ул чорларда. Шундый гаиләдә туып үскән Җәмиләгә тормышта күпме михнәт,сынаулар күрергә туры килгән. Ире Гариф 57 яшендә вафат булгач, тормышның авыр йөге,балалар язмышы аның җилкәсенә өелеп кала. Җитмәсә, яңа бухгалтер килгәч, аларны Хәсәншәехтагы фатирларыннан куалар. Олы баласы кул арасына керерлек түгел, ире үлеп, 3ай үткәч дөньяга килгән кызы Кларасы- сабый. Шундый чарасыз көннәрендә алар Таузарда берәүләрдә өйдәш булып яши башлыйлар. Әниләре көндезен колхозда эшли, төннәрдә, кешеләргә  кием тегеп, балаларын аякка бастыра, тәрбияли, укыта, кеше итә. 
Шундый гаиләдә туып-үскән Клара апа, авырлыкларга бирешмичә,иманлы, зыялы, сабыр булып яши. 
90еллар уртасында Кариле авылында мәһабәт мәчет ачылгач, өлкәннәр алдына балаларга дини сабак бирү мәсьәләсе килеп баса. Авыл өлкәннәре бу изге эшкә Клара апа белән аның җәмәгате Әгъзәм абыйны чакыралар. Бирегә йөрүче ир-кыз балаларга алар гарәпчә язу, намаз, өлешчә " Иман шарты" н өйрәтәләр. Әгъзам ага биредә шактый еллар имам вазыйфасын башкарды. 
Бер чорда, лицей каршында Казан техник университетының хәзерлек курслары ачылгач, бирегә  йөрүче 20 укучыга консультация үткәрү кебек үтә җаваплы эш Клара апага тапшырылды. 
Клара Гариф кызы, үз эшенең остасы булып кына калмыйча, балаларына да укытучылык хезмәтенә мәхәббәт уята алды. Җәмәгате Әгъзәм абый белән бергәләп 4 баланы тәрбияләп үстерделәр.Олысы- Алсу КДПИның чит телләр бүлеген тәмамлады, хәзер гаиләсе белән океан артындагы Шэрон шәһәрендә яши, төрле фирмаларда тәрҗемәче булып эшли
Улы Рәсүл КДУ( ул чактагы) ның экология бүлеген тәмамлады, киленнәре Рәмзия Норма мәктәбендә  укыта. Кызы Роза да -Норма мәктәбенең абруйлы укытучысы, кияве Рәлиф- мәдәният хезмәткәре. Кече кызлары Диләрә дә югары белемле. 
Клара апаның тагын бер талантын әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Ул -чын мәгънәсендә сәхнә кешесе. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның "Ак калфак", Ф. Кәрим, башка шагыйрьләрнең озын поэмаларын яттан артистларча башкаруына сокланырлык! Нәселләрендә абыйсы Васыйл Ибраһимов, Алсу Хәкимҗанова, яшьли вафат булган Эльвира Ибраһимованың иҗатлары белән горурлана ала.! 
Язмам ахырында мин хезмәттәшем Клара Гариф кызын чын күңелемнән олы юбилее белән котлыйм! 
Бәрәкәтле гомер сезгә, Клара апа, Әгъзәм абый белән тигезлектә, балалар, оныклар куанычында сау-сәламәт яшәргә язсын.


 
Илсөя Һадиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев