Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Романтик”та коррупциягә каршы җитди көрәш бар (+фоторепортаж)

Коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Романтик"та "Бирмәскә һәм алмаска" дигән уен уздырдылар.

Әлеге уенда 6 команда катнашып, алар үзләренә төрле исемнәр сайладылар. Мәсәлән, «Стражи Романтики», «Крейзи Дэнс», «БЭМС», «Алтын», «Ләүкә» һәм «Спартак». Һәрбер командага төрле төстәге беләзекләр өләшенде һәм шул минуттан командалар арасында көчле ярыш башланды.
Биредә моңарчы уеннарда күрелмәгән күп төрле яңалыклар да кулланылды, белемнәр дә, җитезлек тә тулысынча тикшерелде. Ә җиңүче вакытка карап билгеләнде. Шулай итеп әлеге ярышта «БЭМС» командасы җиңү яулады һәм котлаулар кабул итте.
Ә әлеге командалар үзара җиңүчене билгеләгән арада башка балалар антикоррупцион лозунглы рәсемнәр ясадылар. Әлеге чарада чын күңелләрен биреп катнашкан егетләр һәм кызларга район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова һәм район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллиналар да истәлекле бүләкләр, календарьлар һәм футболкалар бүләк иттеләр. Әлеге чара балалар өчен мавыктыргыч та, кызыклы да һәм бик файдалы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250