Рөстәм Миңнеханов: Кешеләр республиканың үсеше өчен җаваплылык тоя
Бүген Бердәм сайлау көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирде.
Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов республикада халык сайлауларга килсен өчен җитди сайлау алды эше алып барылуын искәртте.
«Кешеләр үзләрендә республиканың үсеше өчен җаваплылык тоя. Быел без Мәскәүдә эшләячәк, Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячак команданы сайлыйбыз. Бу бик мөһим. Татарстанны анда лаеклы шәхесләр тәкъдим итәр дип өметләнәм», - диде ТР Президенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев