Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сабантуйга йомшак бүләк - Фираяның тавыгы чеби чыгарган

Чи балык ашатсаң тавык кыртлый диләр...

Фираяның чебиләрен күргәч,  "бу Фирая кай арада җитешә", дип тагын әйтерсез инде?! Кыртлый тавык чебиләренә охшап тора болар. Күбегез кыртлый тавык тоткандыр я тотадыр әле, чебиләрне дә үзегез чыгарта торгансыздыр. Элек тавык сатмадылар хәзерге кебек, шушы кыртлый чебиләре үсеп, йомырка белән кинәндереп торды. Чи балык ашатсаң тавык кыртлый диләр иде, нигәдер ул тавыкны суга тыгып алып, өстенә чиләк, я Казан каплап куялар иде, нигә алай иткәннәрдер, төгәл әйтә алмыйм, белүчеләр булса язарлар, кыртламасын, дип шулай эшләмәделәр микән. Хикмәт иде инде ул кыртлый, ишегалдын, урамны ямьгә күмеп, берөзлексез җирдән нидер чукып йөриләр, якын килсәң, кыртлый тавык йоннарын кабартып, чукып алырга да күп сорап тормый. Карадуганнан Фирая һәм Мәдинә апа Зыятдиноваларга чебиләренең игелеген күрергә язсын, куанычлы мал булып, үзләренә насыйп булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыртлаганы бетсен дип кыртлый тавыкнын остенэ чилэк или казан каплап куялар иде.