Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Салымыӊ түләнгәнме (фото)

Салымнарны түләү, җыю, барлау мәсьәләсе хәзерге вакытта көнүзәк мәсьәлә булып тора дисәк, ялгышмабыздыр.

Күп очракта бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнеӊ хезмәт хаклары, балаларны ашату, җылыту һәм бик күп башка өлкәләрнеӊ финанслануы турыдан туры салымнар җыелуына бурыдан-туры бәйле. 2016 ел өчен салымнар түләүдәге үзгәрешләр, кыенлыклар, алдагы елларда бурыч булып «эленеп» калганнарыннан ничек котылырга - болар турында авыл җирлеге башлыклары белән зур сөйләшү булды.
Саба районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Әлфия Вәлиева үзенеӊ чыгышында чишелеше авыр булган мәсьәләләргә тукталды, җирлек башлыкларыннан ярдәм һәм тыгыз хезмәттәшлек булуын сорады. Җирлек башлыклары үз чиратында гади халыкка аӊлашылмый торган хәлләрне яктырттылар. Мәсәлән, кеше үлеп китә, ә анын өчен салым еллар буе килә, җитмәсә «пени» дигәне дә өстәлә. Яисә кеше йортын-җирен сатып, пропискадан төшеп бөтенләйгә китеп бара, ә алдагы хәл кабатлана - салымнар һаман килә. Салым түләүчеләрнеӊ барлык түләнгән оперцияләре дә вакытында чагылмау шулай ук дөрес ризасызлык тудыра. Бу килеп чыккан аӊлашылмаучылыклар буенча бергәләп эшләрбез, дип ышандырды Әлфия Вәлиева.
Ничек кенә булмасын, салымны вакытында түләү һәркемгә кагыла. Әйтәләр бит, салымыӊны түлә дә, тынычлап йокла, дип. Йокылар тыныч булсын дисәк, түлибез инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250