Сатып алган... сарымсак
Сөйләмебездә әнә шундый әйтем бар. Янәсе, сатып алган әйбер кыйммәт тә, аз да була, үзең асраганга, үстергәнгә җитми инде.
Бу яңгырлы җәйдә үземә дә бер бик кызыклы "эксперимент" үткәрергә туры килде. Гадәттә бер рулон печәнне 600-800 сумга сатып алганда, ничектер кыйммәтсенә башлыйбыз. Элекке кебек печән эзләп йөргәннәрне, үзең чабып, үзең җыярга туры килгәндә күпме эш, күпме чыгым икәнен дә онытабыз шул. Быел алты сутыйлы печән җирен (элекке читтәге бәрәңге бакчасын) яңарткан идек. Тоташ койган яңгырлар килешкән: печән өстенә чәчелгән катнашма үләннәрнең барысы да күкрәп үскән. Өстәвенә, катлам-катлам, астагылары егылган да. Кул чалгысы белән дә, бензочалгы белән дә эшләп карадык, трактор да юньләп чаба алмады - көч-хәл очына чыктык. Эссе, коры көннәрдә ничәләр әйләндергәнбездер, кипте бугай дисәң, җир пары белән кабат юешләнә... Гаиләбез белән бер атна тирәсе мәш килдек. Әй, минәйтәм, рулонга әйләндерсәң, бер рулон печән чыгар иде, хезмәтебез әрәм дим. Сатып алсаң, акчаңны түлисең дә, бетте... Әйтәм бит, заман белән бергә әйтемнәр дә үзгәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев