Селфи ясарга маташкан ир-ат берничә тәүлек вентиляция шахтасында кысылып яткан
Дүшәмбе көнне генә эшкә килгән тәрбиячеләр сәер тавыш ишетеп, полиция чакырган.
Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә 44 яшьлек ир-ат ике тәүлек чамасы вентиляция шахтасында кысылып яткан. Бу турыда Хакасия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу кеше шимбә көнне балалар бакчасы түбәсенә менеп, селфи ясарга маташа. Телефоны вентиляция шахтасына төшеп китә. Гаджетны алырга дип ир-ат шахтага төшә һәм үзе дә кысылып кала. Шулай итеп ул ике тәүлек чамасы шахтада утыра.
Балалар бакчасына дүшәмбе көнне генә эшкә килгән тәрбиячеләр сәер тавыш ишетеп, полиция чакырган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ярдәм сораучы ир-атны тапкан. Бу кеше шимбәдән бирле шахтада кысылып ятуын үзе әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев