Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Шоколадтан тыелганнар укыгыз әле...

Шоколад ашарга яратучылар да, яратмаучылар да бар. Яратып та тыелып йөрүчеләр бар. Симертә, бит тиресен боза, холестеринны арттыра, ди күбесе.

Әмма белгечләр шоколад йөрәккә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималлыгы 37 %ка чигенә икән. Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен дә арттыра. Болары шулай ук яшәеш өчен мөһим. Ирләргә инфаркт булу куркынычын 17 %ка киметүе дә мәгълүм.
Италия галимнәре раславынча, атнасына ике тапкыр шоколад ашаган кешеләр акылга җиңеләю авыруы белән сирәк очраша. Тамак ачса да кечкенә генә кисәк шоколад кабып куйсаң да, ашыйсы килү кими. 10 гр шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле, диләр. Аннан шоколад яратучылар озаграк яши.
Бер кисәк шоколад кабып куйсаң, математик гамәлләр җиңелрәк чишелә, яхшырак уйланыла.
Бер чынаяк кайнар шоколад тамак авыртуын бетерә, йөткерү рефлексын киметә.
Статистика белән кызыксына калсаң, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк. Менә шул, шоколадтан артык тыелу кирәк микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250