Шәп бүләк
Шәп бүләк
Хатынымның туган көне
Алдым колак алкасы.
Унбиш мең тәңкә түләп,
Вәйт, мин әйтәм, шәп бүләк!
Килеп тә җитте көткән көн,
Иртән хатынга әйтәм:
«Кара әле, хатын, - дим -
Нәрсә алып кайттым...» дим.
Минем бүләкне күргәч,
Нәрсә икәнен белгәч,
Әйтте хатын аптырап:
«Их, син, картым, эх, ахмак!
Нәрсә алып кайткан бит?!
Гомерең буе торып бергә,
Күрмәдеңмени бер дә?
Менә нинди пешмәгән,
Колагым бит тишмәгән!..»
Гомергә бер бүләк алдым -
Анда да ахмак булдым.
Хатынны сөендерәм дип,
Гомергә сабак алдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев