Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Шәҗәрәле нәсел корымас

Соңгы елларда авыллар тарихын язу, нәсел-ыру шәҗәрәләрен төзү популярлаша бара. Халыкның милли үзаңын күтәрү, шуның нигезендә мәдәни һәм социаль яктан берләшү, якынаю өчен болар бик зур этәргеч ясый.

Дәүләт архивларында сакланучы документларга, эпитафик язуларга һәм башка чыганакларга таянып, татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә һәм төзүгә махсуслашкан журналист Дамир Шәйхетдин редакциябезгә мөрәҗәгать итеп, үзенең күзәтү-тәҗрибәләре белән уртаклашты.
- Сез әлеге бик тә мәшәкатьле эшкә ничек алынырга булдыгыз?
- Эш үземнең шәҗәрәм белән кызыксынудан башланды. Архив төпкелләренә төшеп, өйрәнүләрдән үзенә күрә бер ләззәт таптым. Чөнки гел ачыш, гел яңа мәгълүмат чыгып тора. Шул вакытта мин шәҗәрәнең кешегә ничек тәэсир итүен, горурлыгын ныгыту өчен никадәр әһәмиятле икәнен аңладым. Җиде буын бабаң исемен әйтеп, аларның рухларына дога багышласаң, нинди савап бит!

- Шәҗәрә төзү өчен бүген барлык шартлар да бармы, гомумән, аңа алынам дигән кеше өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Бу тиз генә эшләнә торган эш түгел. Кайвакыт эшне ахырга җиткерү өчен еллар кирәк була. Сәбәбе: документлар өлешчә генә һәм төрлесе төрле архивта сакланган булырга мөмкин. Шуңа өстәп, кайбер документлар бик нык таушалган булуы ихтимал. Әйтик, кәгазь чыганак булмаса, зиратта кабер ташларын эзләп табып укырга туры килә.

- Шуның кадәр мәгълүмат чыганакларына тап булу, аларга төшенү бөтен кеше дә эшли алырлык эш микән?
- Мин, гомумән, шәҗәрәне бу өлкәне җентекле белгән белгечкә төзетү отышлырак дигән фикердә торам. Бердән, вакыт азрак сарыф ителә, икенчедән, чыгымы да кимрәк була.

- Вакыт һәм чыгым һәр кеше өчен санаулы төшенчә, әлбәттә.
- Әйе, иске язуларны өйрәнү, документларны кайдан ничек итеп табу - тәҗрибәсе булмаган кешенең вакытын нык ала. Ә моңа киткән чыгым үзе тагын да арта, чөнки архивта документларны табып бирү, күчермәсен, белешмәсен ясау - барысы да түләүле.

- Сез кайсы архивлардан нинди документлар табып аласыз?
- Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә урнашкан дәүләт архивларыннан, ЗАГСта булган мәгълүматлардан файдаланам.

- Хәзерге вакытка ничә шәҗәрә төзедегез?
- Иллеләп нәселне шәҗәрәле иттем. Кайберләре өч йөзгә якын исемне үз эченә ала. Буыннан-буынга күчеп килгән нәсел тамгаларын да ачыклыйм.

- Ул тамганың әһәмияте нәрсәдә?
- Тамга борын заманнарда нәселнең кайсы ыру-кабиләгә кагылышлы булуын, нинди катламга караганын күрсәтергә мөмкин. Һәм, әйтик, егет үз тамгасын белеп, үзенең яки күрше авылыннан хатын итеп кыз алганда, аның да тамгасын белсә, үз туганым түгел дип, ныклы ышаныч белән өйләнә ала. Элеккерәк заманда фамилия урынына әнә шушы тамгалар булган.

- Гәзит укучыларыбыз арасында шәҗәрә төзергә алынырга теләүчеләр дә булыр. Тагын да сораулары булмый калмас. Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалармы?
- Кулымнан килгәнне ярдәм итәрмен. Минем белән редакция аша элемтәгә кереп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250