Синоптиклар өч көнгә һава торышын билгеләде
Юлларда бозлавык булуы ихтимал, сак булыгыз!
Бүген Татарстанда урыны белән карлы яңгыр явыр дип көтелә, кайбер районнарда томан, бозлавык та булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле исә. Көндез +3, −2 градус көтелә.
Сишәмбе, 19 ноябрьдә, явым – төшемсез, төньяк районнарда бераз юеш кар көтелә. Урыны белән бозлавык саклана. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Температура төнлә 0, −5, аяз вакытта −10 градуска кадәр, көндез + 1, −4.
Чәршәмбе, 20 ноябрьдә, республикада җепшек кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык. Җил төньяк – көнбатыштан уртача тизлектә исер. Температура төнлә 0, −5, аязытканда −10 градуска кадәр, көндез + 1, −4.
Юлларда бозлавык булуы ихтимал, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев