Су коенганда 9 яшьлек бала батып үлгән
Фаҗига кичә, 14 июльдә, Тукай районы Калинино авылында булган. Авыл буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән.
- Малай, өлкәннәр күзәтүеннән башка гына, иптәшләре белән су коенган булган. Ул урында чишмәләр бар, буаның төбендә ләм. Малай ләмгә бата һәм, каушап, чәбәләнә башлаган. Башка балалар өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга йөгергән. Тиз арада килеп җиткән ир-атлар малайны эзләгән, ләкин буаның суын җибәргәч кенә аны таба алганнар. Әмма инде соң булган, - дип сөйләгән агентлыкка Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы мәгълүмат үзәге хезмәткәре.
Быел Татарстанда су коены сезоны башланганнан -1 июньнән соң 16 яшькә җитмәгән 7 бала батып үлгән.
Чыганак:tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев