Суганны кайчан алырга?
«Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак"
Август башыннан суганны түтәлдән алырга кирәк. Ай календаре буенча уңай көннәр булып 2, 8, 13, 14 һәм 20 август, ә начар көннәр булып 4-7 август исәпләнә.
«Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак", - дип уртаклашты тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина. Суган өлгергәнлеген ачыклау кыен түгел. Аның кыяклары саргая, кибә һәм җиргә иелә башлый.
Суган өлгергәнлеген математик ысул белән дә ачыклыйлар. "Утырту датасына 70-90 көн өстәргә кирәк, - дип хәбәр итте бакчачы. - Ләкин суганны йолкып чыгармагыз, аны көрәк белән казып алу яхшырак».
Суганнарны бер-ике кат итеп җәяргә кирәк, кояш нурлары төрле якка төшсен өчен даими рәвештә әйләндереп тору отышлы. Биш көннән соң суганны җиләс урында тагын ике атна киптерергә мөмкин. Кыяклар кипкәч, сабакларын 6 сантиметр тирәсе озынлыкта кисәләр һәм тартмаларга салалар. Ә үрер өчен 15 сантиметр тирәсе калдырырга кирәк, дип яза Кызыл таң.
Фото:zen.yandex.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев