Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Табиблар өчләтә эпидемия көтелүе турында кисәтәләр

Медиклар бу хәлне тридемия дип атый.

Россия медиклары быел вирусларның өч эпидемиясен көтә. Сезонлы вируслар, грипп һәм ковидны үз эченә алачак ул.

Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университетының кафедра мөдире Елена Эсауленко «ТАСС» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Табиб билгеләп үткәнчә, чирнең өч юнәлеш буенча көчәюе тридемия дип атала. Барлык өч авыруның да билгеләре — бер берсенә бик охшаш, шуңа күрә төгәл генә диагноз кую авыр, дигән белгеч. Аның әйтүенчә, чиргә хроник авырулар, бактериаль инфекцияләр өстәлү куркынычын да исәпкә алырга кирәк.

Әмма куркуга бирешергә сәбәп юк: Эсауленко ышандырып әйткәнчә, табиблар эпидемияләрне «каршыларга» тулысынча әзер.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев