Табигатьтән явызларча файдаланучылар белән көрәшнең нәтиҗәсе бармы? "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында табигатькә китерелгән зыян күләме турында сөйләделәр. Әмма санап кына бетерә торган эш түгел бу. Табигать кире үз хәленә кайтсын өчен күпме көтәргә?
Су буе - кем милке?
Сүз дә юк, бездә байлык бихисап. Чакрымнарга сузылган су буйлары, урман-болынлыклар. Кул сузымындагы әлеге матурлыкка сокланып та өлгермисең, күз алдында аны йә коймалап алалар, йә бөтенләй кисеп үк аталар. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре быелның ун аенда 7018 закон бозу очрагын ачыклаган. Штраф суммасы 35 миллионнан артып киткән. Узган ел азрак булган. Сулыкларга бәйле очраклар - 1 мең 599, ә штрафы 9,2 миллион сумга җитә. Монысы былтыргыдан өч тапкыр күбрәк. Быелгы саннарның кинәт артуы Татарстанда Су саклау зоналары елы уздырылуга да бәйле.
Бу, әлбәттә, штраф салу белән генә чикләнми. Су буйларында законсыз төзелгән 267 бина сүтелгән. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән хуҗалар арасында җирле хакимият вәкилләре булу ачыкланган. Бик күпләр су читеннән 20 метр ара калдырырга кирәклеген бөтенләй истән чыгарган, ахры. Су буйларын коймалап кына алу түгел, суга якын ук килеп, төрле бина салу очраклары да күп. Шундый законсыз төзелешләр Питрәч, Бөгелмә, Тукай, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән районнарында күзәтелә. Сулыклар янында чүп ташлап калдыру очраклары Апас, Тәтеш, Буа, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Бөгелмә, Биектау районнарында күп теркәлә. Әйтик, Питрәч районында табигатькә берьюлы 7 миллион сумлык зыян китерелгәнлеге ачыклана.
Хокук бозучыларны штраф күләме әллә ни куркытмый. Аның каравы, табигать кире үз хәленә кайтсын өчен дистә еллар кирәк. Шуңа күрә штрафтан тыш башка алымнар да кулланырга тырышалар. Әйтик, законсыз урман кисеп, үзләренә җир кишәрлеге ясаган кешеләргә акчалы җәза бирүдән тыш, шуның кадәр үк агач утырту да йөкләнә. "Безнең тарафтан тикшерү эшләре көчәйтелде. Ел дәвамында елга-су буйларын чистарту буенча "Чиста яр буе" программасы эшләде, экология дәресләре үткәрелде. Экопатруль эше алып барылды һәм бүген дә дәвам итә. Су буйларына чүп түгү фактларына тап булсагыз, 267-68-67 телефонына хәбәр итегез, яисә eco.signal@tatar.ru дигән электрон почтага хәбәр калдырырга мөмкин", - ди экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров. Сүз уңаеннан, Татарстанда табигатькә зыян салучылар турында хәбәр җибәргән өчен акча да түлиләр.
Җирне законсыз казыйлар
Бүген республикада бер меңләп карьер бар, шуның яртысының законсыз эшләгәнлеге ачыкланган. Быел шундый 177 очрак теркәлгән. Бер очрак буенча гына да зыян күләме 125 миллион сум дип исәпләнә. Бу хакта Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, табигый байлыкларны законсыз рәвештә сату очракларына түрәләрнең катнашы юк түгел. "Бу эшләр буенча 18 җинаять эше кузгатылды. 500ләп карьер бүген эшләми. Штраф күләме - 800 мең сумнан башлап 1,5 миллионга кадәр. Казан тирәсендә төзелеш материаллары белән тәэмин итүче карьерлар өчен мондый штраф суммасы зур түгел.
Әмма без аларның эшли торган техникасын да алып торабыз. Шуңа да алар тикшерү барышында эшләрен туктаталар", - дип сөйли Илсур Гыйльметдинов. Киләчәктә лицензиясез эшләүче карьерлар буенча җәзаны көчәйтергә җыеналар, бу уңайдан закон проекты әзерләнә инде. Анда законсыз эшләүчеләрнең техникасын бөтенләй тартып алу турында да сүз бар.
Лицензиясез эшләүче карьерлар, киртәләп алынган яр буйлары, киселгән урманнар - халык байлыгына кул сузучылар аз түгел. Кеше күрмәгәндә бер капчык ташлап китү генә түгел инде бу. Бөтен халык күзе алдында ничек эшләп була? "Моның кадәр закон бозу берничек тә ришвәтсез була алмый. Яшерен эш алып барыла, - ди Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт оештыру идарәсе мөдире Алексей Панкратов. - Яр буйларын кадастрга алу, ызанлау буенча да ачыкланмаган урыннар бар. Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп".
Рәсимә Галиева
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев