Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Тагын бер бала суга батып үлгән

Кичә, 22 июньдә, Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлгән.

Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле бишенче очрак инде. Моңа кадәр Питрәч, Арча һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде.

Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан Мамадыш районы Зур Шия авылы янындагы буада коенып чыгарга була. Ярдан ике метр эчкәрәк керү белән ул бата башлый. Яр буенда балык тотып утыручы үсмер малай бу хәлне күреп куркып кача, ә ярты чакрымлап читтә печән чабучы ир ярдәм итәргә өлгерә алмый кала - малайның үле гәүдәсен генә тартып чыгара.
Малайның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Чыганак: intertat.ru
Фото: news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250