Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Тatar-inform.tatar – .tatar доменында беренче яңалыклар сайты

30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады. Тatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясе урнашты. Элек ул рус телендәге версия домены астында эшләгән һәм аның тәрҗемәсе булып торган.

Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татарча редакциясе көн саен Татарстан, Россия һәм башка илләр тормышы турында 60тан артык яңалык чыгара. Редакциянең төп бурычы - аудиториягә Татарстан һәм татар халкы өчен мөһим булган вакыйгалар, күренешләр турында мәгълүмат җиткерү, көн вакыйгаларын киң яктырту.
Тatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Шулай ук ул Facebook, VK, Instagram, Twitter, OK кебек социаль челтәрләргә дә куелган. Киләчәктә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яңалыкларына Telegram һәм WhatsApp мессенжерларында да язылырга мөмкин булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясен 2016 елның июнендә яңарта башлаганнар. Соңгы өч айда редакция тарафыннан чыгарылган эксклюзив яңалыклар саны 30 процентка арткан. Редакция шулай ук видеоконтент - интервью, репортажлар, сюжетлар да чыгара башлый. Мультимедиа проектлары бүлеге төзү дә планлаштырыла.
Июньнән августка кадәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар телендәге версиясенә керүчеләр саны 6 тапкырга артты. Хәзерге вакытта бу башка ошаш электрон массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң күп кеше керүче ресурс.
Хәзер сайтта "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Рәсми хроника", "Авыл", "Икътисад", "Вакыйгалар", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин" рубрикалары бирелгән. "Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик мәкаләләр, "Әңгәмә" бүлегендә төрле темаларга интервьюлар, "Татар прессасы" бүлегендә татар массакүләм мәгълүмат чараларының актуаль материаллары урын ала.
Татар җәмәгатьчелеген дулкынландырган темаларга татар телендә пресс-конференцияләр әзерләү һәм үткәрү редакция эшенең аерым юнәлеше булып тора.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 1990нчы елның 6 июнендә үз эшен башлап җибәрде. Ул Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче төбәк мәгълүмат агентлыгы иде.
.tatar домены Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бөтендөнья интернет челтәрендә республиканы тәкъдир итү өчен Татарстан Республикасы мөмкинлекләрен көчәйтү максатыннан 2013 елны теркәлде. Яңа домендагы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татарча редакциясе аны популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250