“Әти, мин балык тоттым” яки Сосна плотинасында ниләр бар (+фото)
Бер ялда гаиләбез белән балык тотуны сәбәп итеп Сосна плотинасына юл алдык.
Беребез дә балыкчы түгел, белгәннәрне укып кармакларны суга салдык. Әллә өйрәнчек булуыбыз, әллә инде балалар хакына балыгы да капты, көне дә яхшы һава шарты белән куандырды. Бер-бер артлы капкан балыкларга куанып, яр кырыена табын әзерләргә булдык. Әмма тирә-якта чүп өемнәрен күреп, ирексездән кәеф кырылды.
Нинди гүзәл табигатьне пычратырга кемнең кулы барган? Үз артыңнан җыештырып китү шуның кадәр авыр микәнни? Юкса, үзебез үк килеп ял итә, су коена, балык тота торган урыннар бит...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев