Тормыш өчен көрәш
Бер көнне бистәбезнең Булатов урамы буенча барам. Күзем юл аша тилмереп чыгучы песигә төште.
Тукталып күзәтәм. Юлның яртысына җиткәч, туктады, як-ягына карады, бераз хәл җыйды булса кирәк һәм юлын тагын дәвам итте. Якынрак килгәч күрдем: песи өч тәпиле генә икән. Дүртенчесе бот төбеннән үк юк.
Тормыш өчен көрәш шушы була икән дидем эчтән генә. Ә без бераз гына авырып китсәк тә зарлана башлыйбыз, тормыш өчен көрәш турында әйтмим дә инде... Дүртаяклы дусларыбыздан үрнәк алыйк. Авырлыкларга бирешмик.
Фото: http://cs623617.vk.me/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев