Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин күзәтүе астында районыбызда беренче тапкыр һәвәскәр фотографлар һәм видеога төшерүчеләр арасында "BALTAI AWARDS" фестивале үтәчәк.
Район тормышы турында фотоматериаллар һәм кино интернет-фондын төзү бурычын үз эченә алган әлеге бәйгедә учреждениеләр, оешмалар, сәнгать коллективлары, һәвәскәр һәм профессионаллар катнаша ала. Заявка-анкетаны һәм фото, видео материалларны 7нче апрельгә кадәр "Хыял" яшьләр үзәгенә (Балтач бистәсе, Карл Маркс урамы, 10А) китерүегез сорала. Белешмәләр өчен телефон: 2-45-65.
Конкурс ике юнәлештә үтәчәк. Беренче юнәлеш - кыскаметражлы фильмнар, темалары:
- "Без бит авыл баласы", "Мы родом из села";
- "Гаиләле бәхет", "Красота супружества";
- Музыкаль клип;
- Ирекле тема.
Икенче юнәлеш - фотофестиваль, темалары:
- Бөек Ватан сугышы геройлары (сугыш, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннары турында);
- Ирекле тема.
Тормыш матур һәм истәлекле мизгелләргә бик бай. Аларны бары бергә туплап, киләчәк буынга тапшырырга гына кирәк. Хөрмәтле райондашлар, тормыш кыйммәтләрен туплауда актив катнашыйк!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев