Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Төп мәсьәлә – тәрбия (+ фоторепортаж)

28 июнь көнне районыбызда  мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә багышланган семинар-киңәшмәсе үтте.

Биредә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм милли мәгарифне үстерүдә хезмәт куючы иптәшләр катнашты. Удмуртия, Мари иле, Мордва республикасының тел белгечләре онлайн рәвештә элемтәдә булдылар.

Иртән-иртүк Балтач урта мәктәбе коллективы, барлык уңайлыклар тудырып, кунакларны аш-су белән каршы алды. Биредә кунаклар теркәлү узды,  махсус милли мәгарифкә багышланган «Хезмәт» газетасына, бай мәгълүматлы җыентыкларга ия булды.

«Бала гаять тә нык белемле, аңлы булып та, әхлаксыз  икән, бу иң куркыныч кешеләрнең берсе булырга мөмкин». Пленар утырышта министрның әйткән әлеге сүзләреннән каз тәннәре чыкты. Мәгариф учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләсенә чын-чынлап тотынырга кушты ул. Җөмһүриятебез Президенты да бу мәсьәләне бик мөһим итеп күтәрә.

– Бүген укытучы гап-гади тәрбия эше белән шөгыль-ләнергә вакыт тапмый, – диде министр. – Бу алай булырга тиеш түгел, кирәкмәгән әйбер белән шөгыльләнү – үзебезне матур итеп, мәҗбүр итеп, ясалма күрсәтергә тырышу зыянга гына китерә. Сез аны белергә тиеш. Чынбарлык белән яшәргә, эшләргә кирәк. Үзебезне-үзебез аңлап, тәнкыйтьне кабул итә белергә күнегик.

Әлбәттә, тәрбия мәсьәләсенең күтәрелүе хуплап кабул ителде. Төп мәсьәлә –  тәрбия. Әхлаксыз, ватанпәрвәрлексез, ата-ананы, олыны-кечене хөрмәт итмәүче яшьләрнең барлыкка килүе борчый. Туган тел, ана теле чаралары аша тәрбия эшен алга сөрүче методистлар район җирендә милли мәгарифнең торышын Балтач гимназиясендә, катнаш төрдәге «Сөенеч» балалар бакчасында, Карадуган гимназиясендә дәрестән тыш эшчәнлек тәҗрибәләрендә үз күзләре белән күрделәр. Гимназия кунакларны «Халыклар дуслыгы» дигән әдәби-музыкаль композиция белән каршы алды. Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерде. Балтачның татар теле һәм әдәбияты укытучылары «Халкым йолалары», «Милләтемнең киләчәге безнең кулларда», «Балтач кызы, Балтач егете», «Милли бизәкләрдән кул эшләре остаханәсе» (монысы югары категорияле технология укытучысы Фәния Хаҗиева җитәкчелегендә) дигән исемнәр астында күргәзмә-чаралар әзерләгән. Балтач мәктәбе һәм гимназия укытучылары Гүзәлия Хәйретдинова белән Рәйсә Әхмәтова мастер-класслар үткәрде. «Сәйлән» төркеме буларак республика бәйгеләрендә җиңү яулаган 4б сыйныфының бертөркем укучылары «Каз өмәсе» күренешен тәкъдим итте. Әлеге чыгышны кунаклар аеруча да ошатты, йоладагы онытыла барган элементларның яңартылуын күреп, алкышлап, соклану катыш рәхмәтләрен белдерделәр. Гимназиядә семинарда катнашучыларны милли бизәкләрдән ясалган кул эшләнмәләре җәлеп итте. Бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балл җыйган Гөлшат Әхмәтованың кул эшләре күбесендә соклану уятты, сата калсаң, бәяләрен күпме куяр идең дип кызыксынучылар да булды. Гөлшат Казан Федераль университетының икътисад факультетына укырга керергә җыена икән. Кунаклар зур тырышлыклар куеп әзерләнгән гимназия базасыннан уңай тәэсирләр белән чыкты.

Чираттагы маршрут – гимназия күршесендәге бишенче номерлы балалар  бакчасы – «Сөенеч» иде. Балалар да, тәрбиячеләр дә, бакча хезмәткәрләре дә, барысы да милли киемнән, кызлар калфактан, егетләр түбәтәйдән.Үзгә бер матур, затлы хәзерлек  белән алар кунакларны ипи-тоз белән каршы алып, «Туган җирем –  Балтачым» дигән күргәзмәләр эшчәнлеге белән таныштырдылар, «Әрәпә йоласын тапшырыйк буыннарга» дигән музыкаль күренеш тәкъдим иттеләр. Чәй, компот кайнатып, коймак пешереп көтеп алган, хәтта истәлек бүләкләре дә әзерләгән 5нче номерлы бакча хезмәткәрләренә һәм балаларына кунаклар рәхмәтле булып, бишле билгесе куеп, алга кузгалдылар. Биек, иркен, уңайлы автобуслар ( экскурсовод Балтач районы һәм алдагы маршрут белән таныштырып барды) Карадуган гимназиясенә алып килде. Кунакларны сыйлы табыннар белән каршылады гимназия. Аннан соң Гөлсинә Зарипова җитәкчелегендәге коллектив һөнәри үзбилгеләнү өлкәсендәге эшчәнлек, мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерү, туризм түгәрәге белән якыннан таныштырды. Биредә шулай ук педагогик остаханәләр эшләде, мастер- класслар күрсәтелде.

– Балтачлыларның матур хезмәтләре, ирешкән уңышлары дәвамлы булсын, – ди Мөс-лимнән Нурания Шәймәрданова. – Искиткеч зур хезмәтегез бар, әхлак дәресләрегез генә үзе ни тора. Хезмәтегез тиешле бәясен алсын, уңышларын күреп, исән-сау булып эшләргә, яшәргә язсын.

Норлаттан Фәридә Ярмөхәм-мәтова да: «Мондый һава шартларында республика күләмендәге чара үткәрү зур сабырлык таләп итә. Бик күп тәҗрибә тупладык. Оештыра беләсез, афәрин! Сезнең осталыгыгызның нәтиҗәләрен күрдек бүген. Нәтиҗәле хезмә-тегезнең уңышлары матур мизгелләр белән бөтен тормышыгызны яктыртсын!», диде.

Соңыннан мәгариф идарә-ләренең милли мәгариф эше өчен җаваплы методистлары актлар залына түгәрәк өстәл утырышына җыйналды. Филология фәннәре кандидаты, мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Лилия Гыйләҗева методик эш юнәлешләре белән таныштырып үтте, ул күбрәк грантларга тукталды, эшләү үрнәкләрен бәян итте,  методистларның берүк вакытта брифинг-конференцияләрдә  утыруларын, шул ук вакытта хисап та җибәрүләрен, шунда ук чыгыш та язганнарын, кыс-касы, берничә эшне берьюлы эшләргә туры килүен бәян итеп, методист хезмәтенең җиңел түгеллеген күрсәтте. Нөнәгәр урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары  Рәйсә Хәбибуллина балаларда аңлап уку җитеп бетми дип саный, алган белемне тормышта куллана белү дәрәҗәсе дә түбән, ди. Мондый  нәтиҗәләр һәр баланың белем алу күнекмәләренә тирән анализ ясаганнан чыгып әйтелә.

Пленар утырышта да, секция эшчәнлегендә дә туган телләр буенча Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге махсус комиссия турында еш телгә алынды. Укытучылар Марат Готыфичка бик рәхмәтле, чөнки әлеге комиссия тырышлыгы белән республика мәктәпләренә интерактив такталар кайта, аларны туган телне үстерүгә тоту мәслихәт, 16 миллион сумнарда яңа дәреслекләр эшләнгән, махсус грантлар бирелә.

– Боларның барысы да телне үстерүгә тотылырга тиеш, – ди министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе  Лилия Әхмәтҗанова. –  Алайса бер мәктәптән шалтыраталар миңа, грант акчасына кар көри торган техника алсаң  ярыймы, дип. Шул техника белән татар телен үстерә аласыз икән, рәхим итегез, дидем. Онытмыйк: грантның асылы – татар телебезне үстерү.

Әнә шулай, кызу көннәрдә эшләр кызу торды – милли мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Республика методистларын район мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова эш тәртибе, программалар белән таныштырып, озатып йөрде. Шулай ук секция эшләре Норма, Бөрбаш урта мәктәпләрендә (язмалар алга таба), Карадуган авылында урнашкан «Ак каен» балалар бакчасында, удмурт телле Урта Көшкәт, Чепья урта мәктәпләрендә узды.

Урта Көшкәт мәктәбендә кунаклар дәрестән тыш чараларда катнашты, удмурт телендә үткән чаралар, милли йолалар, традицияләр, гореф-гадәтләр семинарда катнашучыларның күңелләренә хуш килде. Чепья урта мәктәбендә кунаклар милли ризыклардан, төрле үлән чәйләреннән авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев