Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында газ белән тәэмин итү хезмәте өчен түләү сервисы эшли башлады

Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча берничә минут эчендә бер тапкыр (ремонт) эшләре өчен түләү мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстанның цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы командасы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең республика Порталында яңа сервисны гамәлгә ашырды. Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча берничә минут эчендә бер тапкыр (ремонт) эшләрен түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Сервиска сылтама – uslugi.tatarstan.ru/gas.

Бер тапкыр башкарыла торган эшләр өчен түләү кәгазендәге шәхси счет (лицевой счет) буенча да, штрих-код буенча да түләргә мөмкин. Беренче вариантны сайлаганда халыкка 8 санны шәхси счет һәм абонент пунктын күрсәтергә кирәк булачак; икенче вариантны сайлаганда – квитанция-хәбәрнамәдә күрсәтелгән штрих-кодны (28 Сан бушлыкларсыз) кертергә кирәк булачак.

Шуннан соң ике очракта да сумманы күрсәтергә, кулланучы турында мәгълүматларны тикшерергә һәм банк картасы реквизитларын кертергә кирәк. Түләүне Мир, VISA, MasterCard, Maestro карталары белән башкарырга яки порталда теләсә нинди хезмәт өчен түләргә мөмкин булган дәүләт хезмәтләренең виртуаль картасын рәсмиләштерергә мөмкин.

Соңыннан түләү турында квитанция формалаштырылачак.

Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 307 төрле сервис һәм хезмәт күрсәтелгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча гына да порталда 290 миллионнан артык электрон хезмәт һәм 250 млн электрон мөрәҗәгать күрсәтелгән. Ел саен порталда 448 электрон хезмәт күрсәтелә.

Тулырак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәтләре порталы газ өчен түләү