ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россия агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра
Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын «Россия агачы — 2021» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.
Татарстан исеменнән региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Долгая Поляна» дәүләти табигать заказнигы территориясендә үскән Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршы яше - 134 яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.
Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
«Россия агачы» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының сайлап алу этабы булып тора.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев