Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Тротуар кыйссасы дәвам итә (фото)

Каенлык урамы башындагы тротуарны су басты.

Үзәк бәгырьләргә үткән бу тротуар кыйссасы бик дәвамлы булырга охшаган. Хәтерләсәгез, сайтыбызда бу хакта күп яздык. Кибет төзелеше вакытында тротуарга зур зыян килде. Көзге-язгы пычракта биредән үтеп-йөреп булмый башлады, моннан тыш, кибет тирәсендәге өелеп торган балчык өемнәре яңгыр белән тротуарга агып төшеп, атлап булмаслык пычрак ясый. Өем-өем балчыкларны эттереп, тигезләргә дип район җитәкчелеге тарафыннан күптән инде күрсәтмә бирелсә дә, хуҗа кеше бу эшне әле генә башкарды. Сайтта гел шушы тротуарны яза торгач, сүз чынлыгы өчен дип кенә тротуарга траплар да салынды, әмма беренче яңгырлар яву белән тротуарны су басты. Аның каравы Карпат тавын хәтерләткән балчык өемнәрен тигезләп куйдылар.

Әлеге микрорайонда яшәүче буларак, бу күренешләр мине битараф калдыра алмый. Көндәлек шушы юлдан үтеп йөрүче, яңгырлы көннәрдә җыелып торган суга бата-чума эшкә ашыгучы бер мин генә түгел, ләбаса. Биредән күпме мәктәп укучысы, бакча баласы үтә, яшьләр эшкә бара, өлкәннәр кибеткә юл тота. Шуңа да башкаларга хөрмәт белән карасак иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250