Тузганаклы тормыш
Гөлсинә ханым Хәбибуллинаның "Тузганаклар узына" дигән язмасын хәтерлисезме? Табигать белән кешеләр җәмгыяте арасындагы метафорик бәйләнеш турындагы ул язма асылда тирән уйлануларга этәрә.
Арча районының элекке хакимияте тузганакларга каршы сугыш игълан итте берчакны. Мәктәп балалары урамга куып чыгарылды, әрсез үләнне йолкып мәшәкатьләнделәр, дәресләр калдырылды, имтиханнарга әзерләнүгә зыян китерелде. Тузганак исә өзгәнне көтеп кенә тора, икенче көнне үк ашыгыч рәвештә чәчәк ата һәм орлыклана, җилдә ак парашютлар оча башлый. Синең бар хезмәтеңне Сизиф хезмәтенә әверелдерә. Гөлсинә ханым дөрес билгеләп үтә: тузганак маршы соңгы елларда күзәтелә. Тузганак кына түгел, Сосновский балтырганы елга тугайларын һәм көтүлек җирләрен яулый, кырларда прогрессия тәртибендә тычканнар үрчи. Боларның барысының да ниге¬зендә бер нәрсә ята: традицияләрне оныту, новаторлык белән чамасыз мавыгу.
Моны тузганак мисалында карыйк әйдә. Игътибар итсәгез: тузганак эш¬кәртелгән басуда үрчи алмый. Бәрәңге бакчасында, әйтик, ул - сирәк кунак. Сөреп чәчелгән бөртекле ашлык арасында да аны таба алмыйсың. Печәне көч¬ле булган күпьеллык үлән җирендә дә үзен уңайсыз хис итә бу дару үсемлеге. Печән көчсезләнгән очракта гына басуны яулый. Люцерна басуын дүртенче елга калдырасың икән, сары чәчәкнең анда хуҗа була башлаячагын көт. Кабат чәчми һәм җирне эшкәртми генә табыш алырга ниятләгән ялкау хуҗаларның кирәген бирә тузганак. Шуңа күрә чәчү әйләнеше дигән традицион әйбер бар, ул уңышны арттырып кына калмый, чүп үләннәргә каршы көрәшергә дә булыша. Ашлама белән җирне көчли башлагач, чәчү әй¬ләнешен оныттылар диярлек.
Арча районы газетасы яза әнә, агрономнарның кирәге калмады, ди. Инвесторлар фәнни технологияләр белән эшләргә азапланган белгечләргә аяк астында буталып йөргән малай-шалайга караган кебек карый башлаган. Җир эшкәртү технологияләре бозылган, культураларны алмашлап чәчүне кирәксезгә саный башлаганнар, акча тотмыйча гына табыш алмакчы булганнар. Бездә, мәсәлән, соңгы елларда җирне туңга сөрүне оныта башлаганнар иде, бөтенләй диярлек эшкәртелмәгән җиргә чәчү модага керә башлады, арышы сугылган басуда чәчелеп калган бөртекләрдән шыткан уҗымнан икенче елны да уңыш җыеп алу фактлары булды.
Элекке традицион сука урынына сөрү катламын әйләндермичә, яссы итеп сукалау алымы гадәткә керә башлады. Казахстан далалары өчен файдалы булган бу новаторлык бездә чүп үлән¬нәренең үрчүенә булышты, кырларда тычкан колонияләренең ишәюе дә шуның белән бәйле, диделәр. Хәзер инде соңгы ике дистә елда кертелгән технологик "яңалык"лар чүп үләннәрнең парады, уңышның кимүе белән куәтле кайтаваз бирә. Бер туфракка яраган икенче туфракка ярамый. Сосновский балтырганы да бит кайчандыр кыйммәтле яңа терлек азыгы буларак чит җирләрдән кайтып үрчеде бездә.
Печән үсә, балтырган - юк. Җәмгыятьтә соңгы елларда үрчегән әрсезлек күренешләреннән котылуның да традицион ысуллары күптән билгеле. Тамырларын корыта торган даруны тамызырга теләүче генә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев