Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Тынычлап йоклыйсы килә

Бу елда салым түләүләр нигәдер бер авыр, мәгънәсез маҗарага әйләнде бугай. Телевидение, газета, шул исәптән без дә, һәркемне салымнарын түләргә чакырабыз, райондашларыбызны моӊа район, оешма җитәкчеләре өӊдиләр. Салымны түлисе бик килә дә, әмма түләргә дигән кәгазе килмәгәч, без кайда, ничек түлик соӊ, дип редакциябезгә шалтыраталар. Әллә кая барасы юк, редакциябездә...

- Мулланур Фәхретдинович, хәерле көн! Налог түләргә дисез, кәгазьләре юк бит, дип шалтыраталар…
- Хәерле көн! Дөрестән дә бу өлкәдә бераз тоткарлар барлыкка килде, әмма алар үтәрләр, дип уйлыйм. Иӊ беренчесе, бүгенге көндә урыннарда халыкка салым түләү турында таләп иткән кәгазьлар килеп җитә башлады. Алар бөтенесе бер юлы килмәячәкләр, нигә дигәндә бу таләп кәгазьләре хәзер Сабадан гына түгел, үзәкләштереп Уфа шәһәреннән җибәрелә. Аннан салым таләпләре төрле регионнарга, Свердловск, Чиләбе өлкәләренә, шул ук Башкортстанга, Татарстанга җибәрелә. Ул чират буенча бара, димәк, тоткарлыклар бары шуӊа бәйле. Бүгенге көндә күп кешенеӊ Россия Федерациясенеӊ салымнар һәм җыемнар буенча Министрлык сайтында шәхси кабинетлары бар, андый кешеләргә салым түләү кәгазе бөтенләй җибәрелмәячәк, бары шул шәхси кабинетка кереп, шуннан түләргә яисә кәгазьдә чыгарып алып, банк аша түләргә була. Тагы бер юлы бар, бу очракта авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә була һәм алар кәгазьгә чыгарып, салым түләү квитанциясен бирә алалар. Күп җирдә бу шулай эшләнә дә. Почта яисә банк аша да салым түләүләрләрен башкарып була.
- Кемнәр, нинди төр салымнардан азат ителә соӊ, дигән сораулар да шактый…
- Бүгенге салым өлкәсендәге закон таләпләре хәйран уӊайлы. Мәсәлән, бер кеше исемендә авылда бер йорты һәм шәһәрдә шәхси квартирасы бар, ди. Бу очракта бары берсе өчен генә салым түләу таләп ителә. Әгәр дә, бер йорты һәм ике квартирасы бар икән, бары бер йорт һәм бер квартира өчен генә салым түләнә. Ә милек салымын түләүдән I, II, III группа инвалидлар, лаеклы ялдагы пенсионерлар азат ителә. Яши торган торак мәйданы 50 кв. метрдан ким булса, бу очракта милек салымы бөтенләй алынмый. Транспорт налогын түләгәндә дә игътибарлы булу сорала. Әгәр машинаныӊ җегәрлеге 100 ат көченнән кимрәк икән, I, II группа инвалидлар бу салымнан азат ителәләр. Ә күрсәткечтән арта икән, бу очракта льготалар юк. Җир мәйданы өчен салым түләгәндә, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, ветераннарына, афганчыларга, Чернобыль, «Маяк», «река «Течь» әфәтләрен бетерүдә катнашканнарга җирнеӊ кадастр бәясеннән 10 меӊ сумга киметеп бирелә. Бу турыда Балтач салым инспекциясе бүлекчәсендә төгәлрәк белергә була. «Кайнар линия» телефоны 2-49-45
- Салымнарны кайчанга кадәр түләп бетерү сорала?
Салымнар 1 декабрьгә кадәр түләнеп бетәргә тиеш.1 декабрьдән соӊ салым суммасына карап пенни исәпләнелә, ягъни түләнмәгән чор өчен өстәмә рәвештә акча түлисе була. Шунлыктан, һәркем бу эшне озакка сузмыйча, вакытында башкарсын иде.
Фото: ipprosto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250