Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучы үлеменеӊ сәбәбе тәмәке, дип аталган

Алексеевск районында 9 класс укучысыныӊ рус теле дәресендә аӊын югалтып егылуы һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче вафат булуы күп төрле имеш-мимешләр тудырган иде. Баштагы фикер буенча, укучы наркотиклар да кулланган икән, дип яздылар. Ниһаять, бу буталчык мәсьәләгә ачыклык кертелде. Экспертиза күрсәткәнчә, укучыныӊ үлеменеӊ төп сәбәбе никотинныӊ токсик тәэсире аркасында йөрәк...

Алексеевск районында 9 класс укучысыныӊ рус теле дәресендә аӊын югалтып егылуы һәм «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче вафат булуы күп төрле имеш-мимешләр тудырган иде. Баштагы фикер буенча, укучы наркотиклар да кулланган икән, дип яздылар. Ниһаять, бу буталчык мәсьәләгә ачыклык кертелде. Экспертиза күрсәткәнчә, укучыныӊ үлеменеӊ төп сәбәбе никотинныӊ токсик тәэсире аркасында йөрәк һәм аорта зарарлана. Татарстан прокурорыныӊ өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, «укучыныӊ йөрәк авыруы аркасында, никотин бик авыр тәэсир иткән. Аныӊ канында нинди дә булса башка наркотик матдәләр табылмаган». Тикшерү вакытында укучыныӊ мәктәптә тәнәфес барышында гадәти һәм электрон сигарет тартуы ачыкланган.
Бу турыда «БИЗНЕС Online» яза.
Фото: 333v

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B