Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Ул - туган як җырчысы

Әйе, 18 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә үткән иҗат кичәсендә шагыйрьгә шундый «бөек» исем бирделәр. Бу исем атказанган, халык шагыйре дигән исемнәр кебек горур яңгырый. Бар гомерен Балтачыбызга багышлаган Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин, чын мәгънәсендә, моңа лаек.

Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың... Бу сүзләрнең хаклыгы Гарифҗан ага мисалында ачык чагыла. Аның тарихларда ядкарь булып калырлык эзе кала.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, ТР Диния нәзарәтеннән баш мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышларында Гарифҗан Садыйковичның милләт өчен җан атып, татар халкы өчен янып яшәвен, киңкырлы эшчәнлеген югары бәяләп, олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Ә Казаннан кайткан бертөркем әдипләр аның хакында «Балтачта торып, Казанны яулады!» - диделәр. Гарифҗан Мөхәммәтшин 1989 елдан бирле Россия Язучылар берлеге әгъзасы буларак, әдәбиятка һәм җыр сәнгатенә намуслы хезмәт иткән шәхес. ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күптәнге дусты Рәдиф Гаташ, Шәмсия Җиһангирова, «Казан утлары» журналы редакторы Илфак Мирза (Ибраһимов), «Сөембикә»дән Асия Юнысова аны тамашачыга чын әдип, шагыйрь итеп ачып, аның белән бәйле хатирәләрне яңарттылар.
Шулай ук Арбор авылыннан авылдашлары: озак еллар республикабызда һәм Идел буе регионнарында юллар төзүгә уӊышлы җитәкчелек иткән, бүгенге көндә Казан архитектура-төзүчеләр академиясендә фән белән шөгыльләнүче Мөхәммәт Гатиятуллин, хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитов, мәктәп директоры Хәмит Хәсәнов, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Зөлфия Хәлиуллина һәм Илнур Әүхәтшин тарафыннан яңгыраган теләкләр, язучылар берлеге адресына юллап, «Әйдәгез әле, Гарифҗан аганы Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итик?..» дигән ихлас сүзләре хуплау табып, зал тулы тамашачының көчле алкышлары булып яңгырады. Ә бу гамәл - авылдашлары өчен чын горурлык билгесе булды. Районыбыз җирлегендәге оешма-учреждение җитәкчеләре дә юбилярны бүләкләргә, чәчкәләргә күмделәр. Ә инде котлау өчен сәхнә тутырып юбилярның гаиләсе күтәрелгәч, сүзләр белән генә әйтеп-аңлатып бетереп булмастай хисләр ташкыны таралды. 4 сәгатькә якын барган иҗат кичәсенең бөтенлеге шушы мизгелләрдә тулысынча ачылды. Әйе, ул дәүләт эшлеклесе дә, кырыс җитәкче дә, нечкә күңелле шагыйрь дә, үткен телле публицист та. Ә ул иң беренче чиратта ышанычлы гаилә башлыгы, бала җанлы, үрнәк әти, кадерле бабай да икән әле. Авылдашы, яшьтәше булган тормыш иптәше Асия ханым белән 50 ел парлы, тигез гомер итүләре - үзе бер горурлык.
Иҗат кичәсе районыбызның җыр-моңга сәләтле егет-кызлары тарафыннан Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә иҗат ителгән берсеннән-берсе мәгънәле матур җырлар белән үрелеп барды. Авторның үзе башкаруындагы шигырьләрне исә тамашачы йотлыгып тыңлады. Кичәне алып баручы белән иҗат хакындагы җанлы әңгәмәсендә шагыйрь: «Мин җитәкче булсам да, халык арасында булдым. Аларны тыңладым, катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иттем, шул хис-кичереш, борчулар белән яшәдем, хәтта йокларга яткач та уйлап ята идем. Мине халык үзе шагыйрь итте. Кичерешләр күңелемдә шигырь уты кабызды...» диде.
Эчкерсез сүзләр...
Әйе, туган ягы һәм кешеләр язмышы өчен җан аткан шагыйрь туган як җырчысы дип аталырга лаек шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250