Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урманнарда нигә гөмбә юк?

Атна ахырында татарстанлылар урманга барып, гөмбә җыеп һәм саф һава сулап кайта ала.

Август ахырындагы эссе һава торышы һәм корылык аркасында Татарстанда сентябрь аенда урманнарда гөмбә аз булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Столбище урман хуҗалыгы участогы урманчысы Ленар Касыймов хәбәр итте.

«Безнең урманчылык Питрәч һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан. Хәзер урыны белән каен гөмбәсе һәм майлы гөмбә очрый башлады. Ак гөмбә һәм баллы гөмбәне әле күргәнем юк. Алдагы елларда бу гөмбәләр шушы вакытта була иде инде», – диде ул.

Белгеч әйтүенчә, гөмбәлекләр корылык аркасында кибеп беткән. Аның фикеренчә, 2010 елгы аномаль эсселек чоры кабатлана. Ул елдан аермалы буларак, быел сентябрьдә яңгырлар ява. Бу атнада төбәктә җылытып та җибәрүе хәлләрне үзгәртә ала.

Матюшино урманчылыгының участок урманчысы Камил Гыйниятуллин да бу сезонда гөмбәләрнең аз булуын раслады. Аның сүзләренчә, бу озакка сузылган корылык белән бәйле.

«Гадәттә бу вакытта баллы гөмбә һәм гөреҗдә җыеп була иде. Ак гөмбәләр быел булмас инде, чөнки соң. Яңгырдан соң вак майлы гөмбә һәм баллы гөмбәләр чыкты. Атна ахырында татарстанлылар урманга барып, гөмбә җыеп һәм саф һава сулап кайта ала», – диде ул.

Белгеч фикеренчә, быелгы елның һава торышы 2010 ел белән чыгыштырганда яхшырак. Июль аендагы эсселеккә кадәр гөмбәләр бар иде.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев