Урта Көшкәт авылында яшәүче Мария һәм Константин Николаевлар турында авылдашлары гына түгел, күрше авыл кешеләре дә яхшы белә.
Константин озак еллар колхозда шофер булып эшләде, ә Мария - укытучы. Авылдашлары кебек үк алар иртә таңнан торып йорт хайваннарын ашаталар, аннары эшкә китәләр, кич белән яңадан өй мәшәкатьләренә күмеләләр. Бүтәннәрдән бернәрсәләре белән дә аерылып тормыйлар. Шулай да аларның зур горурлыклары бар - ул уллары, ә Николаевлар гаиләсендә алар өчәү.
Олы уллары Алексей педучилищены тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт мәктәптә эшләп алды, хәзер Казанның бер районында патруль пост хезмәтендә эшли. Сочида үткән Кышкы Олимпия уеннарында ул да тәртип саклаучылар рәтендә булды.
Урта уллары
Дмитрий Удмурт дәүләт университетын тәмамлый. Узган ел җәй аны
Кораллы көчләр сафына алалар. Бүгенге көндә Пенза шәһәрендә хезмәт итә. Әти-әнисе сүзләреннән күренгәнчә, солдат хәрби хезмәт авырлыкларыннан зарланмый.
Ә менә кече уллары
Петр Ватанны саклауга узган ел ахырында гына алына һәм аны
Ростов өлкәсендә үтә.
Сүз дә юк, әгәр өч улың да тыныч тормыш сагында торалар икән, бу әти-әни өчен бик зур горурлык. Ләкин икенче яктан бу җаваплылык, кайгырту һәм йокысыз төннәр дә. Шуңа күрә Мария һәм Константинга сабырлык, сәламәтлек һәм уллары белән зарыгып көтелгән очрашу телим. Еллар тыныч, уллары таза-сау булсын һәм тизрәк әти-әниләре янына туган йортларына кайтсыннар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев