Үткәннәрдән киләчәккә күпер
Язлыкта уздырылган Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында милләтебезнең киләчәге өчен сәламәт буын тәрбияләү һәм туган телне саклау турында бик мәгьнәле, эшлекле сөйләшү-киңәшү булды.
Съездда куелган максатларны тормышка ашыруның гамәли чарасы – «Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз» – дип исемләнеп, Балтач районында узды. Аны уздыру моннан алда планлаштырылган булса да, съезддан соң ул яңа төсмер алды. «Ак калфак» оешмасы әгъзалары нәселне , туган тел, гореф-гадәтләрне, районның фидакарь хезмәт белән ил-көнгә танылган шәхесләрен Бөтендөнья татар хатын-кызларына күрсәтү максатын куйды.
Рәсәйнең 9 регионыннан һәм чит илдән килгән 60 тан артык зыялы татар ханым-туташларын матур итеп каршы алдык. Килгән кунакларга «Авыл бетә» дип зарлану түгел, алтын куллы райондашларның күңел халәтен, рухи байлыгын, туган төбәген гүзәл иткән эш-гамәлләрен күрсәтүне максат иттек.
Иң элек Балтач үзәк мәчетенең «Мәгърифәт мәркәзе» музеенда Балтач төбәгендә яшәгән атак-лы дин галимнәре, ишаннар, мәчет-мәдрәсәләр салдырган меценатлар, игелекле сәүдәгәрләр турында мәгълүматлар бирелде. Мәчетнең баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаев тырышлыгы белән башкарылган эшкә кунаклар зур бәя бирде. Мөгаллимә Айгөл ханым Бикбаева район хатын-кызлары арасында бизәкле изү бәйгесе үткәреп, бай күргәзмә оештырган. «Ак калфак» ның җирлектәге җитәкчеләре Айгөл ханым кул астында барлык катнашучыларга бизәкле изү (күкрәкчә)ләр тегеп-чигеп бүләк иттеләр.
Кунаклар Норма авыл җирлегенең «Тургай» балалар бакчасына юл тоттылар.
Тын гына сибәләп шифалы яңгыр ява. Сабыйларның яңгырга исләре дә китми, чәк-чәк, матур җыр-биюләр белән каршы алалар, теттереп дәртле татар биюен бииләр. Шул арада җирле «телевидение» килеп җитте. Кунаклардан нәниләр интервью алалар. Тапкыр сораулардан хәтта олы кунаклар югалып калды. Түргә узабыз. Ә анда «Печән чабу» өмәсе. Егет-малайлар киң селтәнеп печән чаба, шул арада җырлый-җырлый тырма тоткан кызлар килеп җитә, эштән соң тапкыр сүз, җыр-бию китә. «Солист» кызчык белән малай бигрәк килештереп уйныйлар. Уздырыла торган чара «Әти-әни, мин – алтын куллы гаилә» – дип атала. Әни белән кыз кул сипаратында каймак аерта. Әни әйләндерә, кызчык сөт сала. Үсә төшкәч әниләр бу шөгыльне кызларына тапшыра иде, бәләкәй чаклар искә төште. Әти белән ул тегермән тарта, икенчеләре барабан әйләндерә, бал бага, әти уллары белән хуш исле май миллеге бәйли, кызлар үлән чәйләре җыелмасы әзерли.
Сәлахова Риана белән әнисе Алия янында шактый тоткарландым. Фоамиран-бәрхет материалдан эшләнгән күз явын алырлык зур чәчәкләр, заколка, брошь, татар орнаменты белән картиналардан күргәзмә оештырганнар, Риана пөхтәләп орнаментлар кисә. Кәгазьдән үрү, фанерны кисеп бизәү (безгә тургайлар бүләк иттеләр), агачка рәсем төшерү кебек эшләрне гаилә белән башкардылар. Төрле «һөнәр ияләре» – курчаклар безне капка төбендә озатып калды.
Карилегә баруның максаты – туган җирендә ата- баба һөнәрен дәвам итүче – авылның җелеге булган күркәм гаиләләр.
Иң элек Кариле туфрагында ныклап тамырланган Камаловлар нәселе - ыруына тукталабыз. Биби тәтә бөтен авылны чүпрә белән тәэмин иткән, иң беренче бакча гөлләре аларда үскән, ул дару үләннәре, сөлек белән дәвалаган. Туганы Разыя апаның өе 22 ел мәчет хезмәтен үтәп, анда азан яңгыраган.
Уллары Нияз ата – баба һөнәрен дәвам итеп, тимер эше белән шөгыльләнә, җылытылган мич торбалары ясый. «Бернинди рек-лама кирәкми, кешеләр безне бер – берсе аша эзләп таба, заказга кыенлык юк» – ди ул. Әтиләре Рифкать яңгырда мич коймагын чыжылдатып пешереп, һәркемне кайнар коймак белән сыйлап торды. Мич һәм тәгәрмәчле мунчаларны сатуга да ясыйлар икән.
Галиевлар 10 бала үскән. Һәммәсе авылында йорт җиткереп башка чыккан. Район чәчәк атсын дип шушы төбәктә хезмәт куя.
Алия Йосыпова – Кариле килене, өч буын тату гомер итә. Өч бала әнисе Алия ханым да эшли. 2 тапкыр сугыш барган җирләрдә булып, ут эчендә яралыларга ярдәм күрсәткән. Чәчәкләргә гашыйк. Абзар стеналарында да шау-чәчәкле чүлмәкләр.
Кариленең умыртка баганасы – Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар гаиләсе.
Алар үз төбәкләренең җанатары. Фундаменталь «Кариле» китабының булдыручы да – Гөлсем ханым. Ул күренекле шәхесләрнең 69 шәҗәрәсен төзегән рес-публикада бердәнбер хатын-кыз. Гаиләләре белән даими иганәче ярдәме күр-сәтүчеләр алар.
Бу авылда шашка буенча дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева яши, ул алтын куллы, көчле рухлы шәхес. Татарстанда «Иң яхшы спортчы» исемен алды. 2022-2023 елда шашка ярышында дөнья чемпионы булып, Төркиядән алтын медаль алып кайтты.
Юлыбызны Ор авылына дәвам иттек. Ана һәйкәленә чәчәкләр куеп, «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгына кергән Чутай мәдәният йортына юл алдык.
Авыл Киров өлкәсе чигендә, районнан иң ерак авылларның берсе. Урамнарның чисталыгы, юлларның төзеклеге шаккатмалы! Мәдәният йорты зәвыклы итеп ремонтланган. Фойеда район үзәк китапханәсе әзерләгән һөнәрчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе, авыллар тарихына багышланган китап-лар, район мөгаллимнәре тарафыннан язылып нәшер ителгән, әле дә кулланышта булган «Әдәби уку» – укыту – методик комплекты, «Ак калфак» оешмасы эшчәнлегенә багышланган материаллар. «Кызыл юл» хуҗалыгының югары үрләр яулаган куанычлы нәтиҗәләрен күрсәткән стендлар.
2023 нче ел – Бөтен-дөнья татар конгрессы тарафыннан «Дастаннар елы» дип игълан ителгән иде. Шушы уңайдан район китапханәчеләре: «Дастаннарда милләт язмышы» дигән бик бай эчтәлекле чыгыш әзерләгәннәр. «Җик – Мәргән» дастаны безне ерак тарихка – борынгы бабаларыбыз явыз Иван эзәрлекләвеннән кара урманнарга яшеренгән чорга алып китте. Тугзак ана тугызынчы турунының (баласының) язмышын белми өзгәләнә, бу күренешне күз яшьләрсез карап булмый. Бу эшләрнең башында торучы, район китапханәләре җитәкчесе Резеда Мөдәрисовна «Ак калфак»ның совет әгъзасы, барлык чараларда актив катнашып кына калмый, кул астында эшләүчеләрен дә иҗади эшләргә җәлеп итә. Дастаннар турында бай мәгълүмат алып кына калмадык, китапханәдә нинди дастаннар белән танышып булуын да белдек.
Безне хуҗалык рәисе Фердинант Хәйруллин үзе каршы алып, авылларның бүгенгесе, киләчәге турында сөйләде. Киләчәге матур Чутайның. Яшь гаиләләрне авылда калдыру максатыннан 8 йорт салынган, 4 не төзергә ниятләп торалар. 8 балалы яшь гаиләнең дә биредә яшәве зур мәгънәгә ия.
«Кызыл юл» хуҗалы-гының мегафермалары республикада иң эреләрдән санала. Фердинант әфәнде безнең белән автобуста фермаларны күрсәтеп, авылның киләчәге, хуҗалык яулаган үрләр белән таныштырды.
Менә без Бөрбаш Сәрдегәнендә. Элек авыл Байлар Сәрдегәне дип аталган. Байлары иганәчелек белән шөгыльләнгән. Бу күркәм гамәлнең дәвамчылары әле дә бар. Бертуган Хөсәеновлар җир куеныннан ургып чыккан 7 чишмәне берләштереп, ташлардан тирмә рәвешендә төзелгән чишмәне әниләренә хөрмәт һәм мәңгеләштерү өчен «Нурзидә» чишмәсе дип атаганнар. Без аның ургып аккан татлы суын авыз иткәч, саф һавада әзерләнгән пылау һәм бөтнек чәе белән сыйландык. Икенче тирмә намаз бүлмәсе итеп җиһазланган. Анда өйлә намазын укып, юлны дәвам иттек. Үзешчәннәр безне матур җырлар белән озатты. Биредә ел саен чишмә бәйрәме үткәрәләр, борынгы җыр-биюле уеннар уйнап, бәйгеләрдә катнашып, тирә-як авыл кешеләре дә ял итә. Чыгышларны эшмәкәрләр күтәрә.
Балтач төбәгенә килү-челәр Җәлил хәзрәтне яхшы беләләр, шунлыктан, аның туган авылы, гомер иткән Бөрбашы белән танышуны кунаклар хуплап алдылар.
Күптән түгел без биредә олуг кунаклар катнашкан, бай эчтәлекле, олы мәгънәлә чарада «Саклагыз нигез ташын» дигән китапны тәкъдир итү кичәсендә катнашкан идек. «Саклагыз нигез ташын» – җырын шушы авыл егете язган. Аны балалар бакчасының 38 сабые тәрбияче апалары белән бергәләп башкарды. Әйе, сабый нигез ташын сакларга тиеш икәнен теле ачылгач та белергә, җырларга, төп нигезне сак-ларга тиеш.
Әминә Мөхәммәтҗанова,
Шубан авылы
(Ахыры бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев