Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Утлар безгә дә кирәк...

Балтач бистәсе елдан-ел ямьләнә, авылларыбыз да калышмый. Кешеләр дә моң-зарларын әкренләп соклану катыш рәхмәткә әверелдерә бара.

Тик бөтенесе дә түгел әлегә, менә бистәдә яшәүче Кадрия апаның Булатов урамына паралель урамда кичләрен ут янмавына эче поша. Үзәктә кичен нинди генә утлар янмый, күзләрне чагылдыра, ә без һава суларга чыгабыз да (үз урамнары якты аларның), бара-бара караңгылыкка кереп чумабыз. Бала белән үзәккә кадәр төшеп йөреп булмый инде. Салкын чишмә янына җитәбез, анда нинди, кичен генә түгел, көндезен дә кәеф бозгыч күренеш. Төзексезлек, әрәмәлек, күпер тактасында зур тишек..."

Утлар мәсьәләсендә әлегә бер сүз дә әйтә алмыйбыз, ә менә Салкын чишмә турында Кадрия апаны куанычлы яңалык белән тынычландырырга тырышабыз, Салкын чишмәне төзекләндереп, ял итү урыны булдырырга тырышалар, күпкә сабыр иткәнне, азга гына сабыр итик инде...Бездә бит эшләсәләр, әнә, ничек матур итеп (паркларны күздә тоту!) эшләп куялар!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250