Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Үземне сәламәт кеше белән бертигез дәрәҗәдә икәнлегемне раслый алуым белән горурланам»

Физик мөмкинлекләре чикле райондашлар белән үткән чараның кайсында гына катнашма, һәрберсендә дә Ева Александрованы күрәсең, бигрәкләр дә актив инде бу Ева ханым дип уйлап куясың. Әле ул күп очракта җитди вазыйфада – бүләкләр өчен, я булмаса финанс мәсьәләләре буенча җавап бирә. Хәер, Еваның үзе белән сөйләшкәч, аның ни дәрәҗәдә зиһенле, максатчан, алдынгы карашлы икәнлеген тоясың, моңа мисаллар да җитәрлек.

– Ева Семеновна, газета укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырып үтегез әле?

– Мин Балтачта тудым, әни турында әйтә алам, әти турында әйталмыйм, чөнки мин әтине бик белмим. Әни, минем, Сала Көшкәт авылы кызы – Игнатьева Зинаида Семеновна, 1940 елда туган. Мин удмурт кызы, әнием дә удмурт.

– Әниегез сугыш чоры баласы икән...

– Әйе, әтисен, ягъни минем бабайны сугышка озатканнар. Ул тоткынлыкка эләккән һәм шунда үлгән. Әнисе берүзе өч бала үстергән, ике малай, бер кыз. Әни өченче бала. Сугыштан соңгы елларда мәктәптә укыган, әнисенә гел ярдәм иткән. Әни төрле урыннарда эшләгән кеше, төзелештә дә эшләгән, итек тә баскан, кирпеч тә суккан, соңгы эш урыны – мәктәптә җыештыручы. Пенсиягә чыккач та эшләде әле, 60 яше тулгач кына китте.

– Балтач кызының балачагы, яшьлеге кайларда узды?

– Балтач балалар бакчасына йөрдем, аннан 5нче сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым. Әни мине, табиб-лар белән сөйләшеп, 4нче номерлы Казан интернатына урнаштырды, биредә 11 сыйныфка кадәр укыдым. Ул чакта әле мәктәпләрдә 10 сыйныф кына иде. Бик әйбәт иде анда, укытучылары да күңелгә матур булып кереп калды, яхшы белем алдым, 4-5легә генә укыдым. Имтиханнарны да уңышлы тапшырып, аттестат алдым. Шул аттестат белән Казандагы кооперативлык техникумына укырга кереп, бухгалтер-икътисадчы һөнәре алдым. Ике ел кассир булып универмагта эшләп чыктым. Универмагны яптылар, базар иттеләр, шул базар булганчы эшләдем инде. 1990 еллар була инде бу.

– Бик күркәм балаларыгыз бар!..

– 1998 елда кияүгә чыктым, бер елдан кыз алып кайттым. Бик әйбәт кенә, матур гына булып үсте ул, ун елдан Максимны алып кайттык, 2009 елның сентябрендә туды ул, ике балам да сентябрьдә туды. Аллаһыга шөкер, исән-сау гына яшәп ятабыз. Кызым кияүгә чыкты, 3 яшь ярымлык оныгыбыз бар инде, Сережа дип куштык, балалар бакчасына йөри. Кызым Казанда эшли. Адым саен Аллаһыма шөкер әйтәм, исән-сау гына булсыннар, Сережа оныгым үз улым кебек, бик яратам үзен.

– Сезне бик еш гаять тә сөйкемле, үзенә тартып торучан улыгыз белән күрәбез...

– Максим! Максим ДЦП диагнозы белән туды, 2 яшь ярымга кадәр йөри алмады, үзем күтәреп йөрттем, ике кулыннан тотсаң гына йөри иде. Улым артыннан озак йөрдем, хастаханә юлларын күп таптадык, тернәкләндерү үзәкләрендә булдык. Хәзерге вакытта Максимга 13 яшь, Казанда мин укыган интернатта белем ала, ударник булды – анда дәвалыйлар да, тәрбиялиләр дә, белем дә бирәләр. Биш көнлек уку, җомгага кадәр укыйлар да, ике көн ял итәләр. Атна ахырында өйгә алып кайтырга тырышам, алтынчы елын укыйбыз инде шулай. Аллаһыга шөкер, шулай йөртеп укытам. Өйдә торып укытуны әйткәннәр иде, ризалашмадым. Максимга аңа кеше белән сөйләшеп, аралашып укырга кирәк.

– Ева, үзең турында да сөйләче?!

erid: 2Vtzqwgny8L

– Мин максатчан кеше, актив яшәү рәвеше алып барам. Спортны яратам, шашка, шахмат уйныйм, җиңел атлетикага йөрдем.Шашка-шахматны оста уйнавыма үзем дә аптырыйм (елмая). Инвалидлар җәмгыяте эшчәнлегендә катнашам. Чулпан Габделганиева, Геннадий Слепцов белән бергәләшеп спорт өлкәсен яуладык дисәк тә буладыр. Хәзер инде минем яшь чыкты, үзем йөргән эзләр буйлап Максимны әйди башладым. Улым да спортны үз итте, бочча белән шөгыльләнә, футбол командасына алдылар – Казанда интернат-мәктәп командасында шөгыльләнә. Мәктәпнең үзенең футбол кыры бар, бик матур мәйданчык итеп ясадылар, шунда йөриләр. Алар белән Паралимпия чемпионы Ирина Полякова да шөгыльләнә, бергәләшеп волейбол, баскетбол уйныйлар. Нинди спорт төре бар, барысына да кертәләр аларны.

– Максатларга ирешү өчен бик зур тырышлык-лар кирәк шул?..

– Иң мөһиме, тик тормаска, актив яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Үзем дә актив яшәргә тырыштым, балаларымны да күңел төшенкелегенә бирелмәскә, кешеләр белән аралашырга өйрәттем. Кызым минем шикелле өч телне дә белә – удмуртча, татарча, русча, Максим русча гына сөйләшә, татарча-русча сөйләшкәнне аңлый үзе, сорау бирсәң – җавап бирә. Татарча да җавап бирергә тырыша. Интернатта дәресләр русча-татарча бара.

– Бүгенге халәтегездән канәгать булуыгыз йөзегез балкышыннан ук күренә!

– Мине кечкенә вакытта гел кимсетәләр иде, авыру булгач, кеше мине наданга санады. Әмма мин үзалдыма максат куйдым һәм шуңа ирештем дә. Мин үземне алай дип беркайчан да уйламадым, кеше алдында барыбер булдырганлыгымны раслыйм, дидем. Бүгенге көндә минем хакта, уңышларым турында «Хезмәт» («Азьлане») газетасы яза, мине күрәләр, минем хакта сөйлиләр икән, димәк мин кеше алдында үземне күрсәтә алдым, моңа мин бик шат. Касса артында акчалар белән эшләдем, сатып алучылар «башың эшлимени синең?» дип әйтәләр иде, надан булсам, касса кадәр кассага утыртмаслар иде. Кеше алдында ким-хур булмавыма, төшеп калмавыма куанам. Үземне-үзем күтәрә алдым, өй дә салдырдым, кечкенә өйдә тормыйбыз хәзер, Аллаһыга шөкер, мунча да төзеттем, өйне дә төрдерттем, душ, бәдрәф, юынгыч өйдә, су кергән-чыккан.

– Ева, алга таба нинди планнар белән яшисез?

– Максим улымны кеше итәргә тырышам, кеше алдында үз-үзен күрсәтә алсын иде дип уйлыйм. Бу юнәлештә планлаштырган эшләрем бар, әкренләп барысы да эшләнер. Янәшәмдә яхшы кешеләр булганда хыялларга ирешергә мөмкин. Фагыйль Гайнетдиновка рәхмәт, ул йөртә инде безне, бик тырыша безнең өчен. Бик йөртәселәре килми безне, акчалары җитми. Дусларым да бик әйбәт, Казанда да, Балтачта да күп алар. Алардан башка бернәрсә дә эшләп булмас иде. Тормышыбызда исәнлек-иминлек булсын. Сау-сәламәт булыйк барыбыз да. Аллаһыга шөкеребезне әйтеп яши белик.

– Ева, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Хыял-максатларга ирешкән кеше бәхетле була, бәхетегез ташып торсын!

 

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9