Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Вакытсыз өзелмәсен сабыйлар гомере

Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк

    Тормыш – ул бөек һәм бәясе булмаган бүләк. Сезгә әти-әниләрегез тормыш бүләк иткән. Сез үз балаларыгызны табып үстерәсез, ә инде сезнең балаларыгыз үз балаларына тормыш бүләк итәчәкләр һәм бу буыннан буынга шулай дәвам итәчәк. Тормыш ул тәнең сәламәт булганда гына матур һәм рәхәт. Барыбызда сәламәт, бүгенге кебек көләч йөзле булсын өчен, һәркемгә юл кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Бу бигрәк тә хәзерге вакытта - юлда машиналар агымы арткан чорда. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны көннән-көн арта. Саннарга мөрәҗәгать итик әле. Быел гыйнвардан сентябрьгәчә республикада 2380 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 220 кешенең гомере өзелгән, 2819 кеше имгәнгән. Ә соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 257 кеше һәлак булган. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Арада сабыйларның булуы нинди аяныч!

Саннар куркыта. Әлеге ситуацияне үзгәртеп буламы? Була. Төп белемне кеше бала вакытта ала. Ә баланы бу тормышка тулы белем белән (юл йөрү кагыйдәләрен белү ,аларны төгәл үтәү, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишә белү һ.б.) кертеп җибәрү без - зурларның, төп бурычы.

Бу юнәлештә безнең Кариле балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яшьтән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз. Уртанчылар төркемендә балалар юл билгеләре, урам, светофор сигналлары белән танышалар, җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыралар, аларның әһәмияте турында өйрәнәләр. Зурлар мәктәпкә әзерлек төркемендә шәһәр макетында ориентлашырга өйрәнәләр, транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә-тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла. Балалар юл хәрәкәтенә кагылышлы табышмаклар чишәргә яраталар. Шөгыль әңгәмәләр вакытында алган белемнәрен ныгыту максатыннан максатчан прогулкалар, хәрәкәтле уеннар оештырыла.

Безнең бакчада юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча күп материал тупланган. Үзебезнең кулдан эшләнгәннәре дә бихисап. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ярдәмлекләр, әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр, табышмаклар тупланган альбомнар ясадык (“Транспорт төрләре”, “Юл билгеләре”, “Табышмаклар” һ.б.). Күп кенә дидактик уеннар булдырылды  (“Үз төсеңне тап”, “Урам хәрәкәте”, “Әй, җәяүле, җәяүле, син юлга кузгал әле”, “Транспорт төрләрен дөрес аер” һ.б.). Уен бүлмәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү почмаклары булдырдык. Бу почмакка авылыбыздагы балаларга таныш объектларның макеты, юл билгеләре һәм балаларга таныш булган транспорт төрләре куелды.

Безнең бакчада һәрдаим юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар, төрле күңел ачу кичәләре, рәсем бәйгеләре үткәрелә (“Әти, әни, мин һәм куркынычсыз юл ”, “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”, “Без юлда – уен сәяхәт”). Әти-әниләр почмагында махсус газеталар, күчмә папкалар урнаштырылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә. Әле генә дә зурлар төркеме балалары Лилия апалары Һадиеваны кунакка чакырып, истә калырлык кичә уздырдылар. Балалар “Сер тотмас үрдәк” әкиятенә нигезләнеп, юл йөрү кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәклекне, юл билгеләренең нәрсәләр аңлатканын әйтеп үттеләр. Бәйрәмдә рольләрдә әти-әниләрнең катнашуыда бик отышлы булды. Алар да балалар бакчасында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен күреп киттеләр. Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп булуына тагын бер кат исбатланды.

Хөрмәтле әти-әниләр! Исегездә тотыгыз! Бала урам законнарына сезнең үрнәктә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз. Балалар безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф-хәтәрләрдән саклыйк без аларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти-әнисез, ә ата-аналар газиз баласыннан калмасын иде.

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре:

Гөлшат Зәйнуллина, Гөлсәрия Муллагалиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Имин юл - имин гилә"