Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәт кешесенә яңа йортлар салына

Моның өчен тормыш-көнкүрешеңне авыл белән бәйләргә кирәк

Кышкы ямьле көннәрнең берсендә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең эшлек-ле командасы белән Арбор авылында яшәүче Фәннур Гаязетдинов (1 фото) һәм Фарсил Вафин гаиләләренә яңа йорт ачкычларын тапшырды. Әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Федераль программасы кысаларында салына һәм хезмәт кешеләренә социаль найм килешүе нигезендә тапшырыла.

Фәннур дә, Фарсил да «Арбор» җәмгыяте хезмәткәрләре. Фәннур бөтен төр техниканы да иярләүгә хирыс егет, әле өйләнмәгән.

– Мин дә, Фәннур үзе дә, әтисе дә шушы хуҗалыкта эшлибез, – ди әнисе Гөлнар. – Дәүләт һәм хуҗалык ярдәме белән улыбызга тиз көннәрдә генә өй җиткереп бирделәр. Рәхмәт яусын төзүчеләргә, җитәкчеләргә. Улыбыз тормыш корып, яңа йортта матур гына яшәсен иде, дигән теләктә калабыз.

Фәннур әле өйләнмәгән егет, әмма, «йөргән кызы бар дип әйтәләр», дип елмая әтисе.

Фарсил Вафин да озак еллар техникада эшләгән, соңгы елларда агу сиптерүдә хезмәт куйган, хәзер исә төрле эшкә йөри. Бакча яшендәге балалары бар. – Бу йорт өчен бездән дә бигрәк апабыз Нурҗиһан кайгырды һәм куанды, – ди хуҗа кеше. – Көнгә икешәр-өчәр килде карарга. Фарсилның әти-әнисе вафат икән инде. Апа кеше яңа йорт салып бирүчеләргә чиксез рәхмәтен җиткерде.

Ике йортны да «Водстрой» җәмгыяте төзегән.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин яңа йортларның эшләнешен дикъкать белән күзәтеп чыкты, гаиләләргә бүләкләр тапшырды, «Алга таба да туган авылыгыз өчен җан атып, үрнәк гаиләләр булып яшәргә, куанып эшләргә, җәмгыятькә игелекле балалар үстерергә язсын!» дип, изге теләкләрен җиткерде.

– Авылыбыз саклана, – дип куана җирле җитәкчеләр – «Арбор» җәмгыяте рәисе Хәмит Баязитов һәм җирлек башлыгы Азат Нотфуллин. – Балалар бакчасына 27 бала йөри. Яшьләр авылда кала. Менә тагын яшь белгечкә йорт салырга җыенабыз – мал табибы, Киров өлкәсеннән килде. Газы, суы, уты килгән әзер учас-тогыбыз бар, анда 48 йорт салу мөмкинлеге каралган, Чаллыдан кадәр кайтып йорт салырга теләк белдерүчеләр бар.

Авылларыбыз яшәсен, яңа йортлы булганнар да игелеген күреп, имин дөньяларда гомер итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев