Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Котлыйбыз!

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен  Арча урман хуҗалыгының баш инженеры Илнар Раиф улы Вәлиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач Агрохимсервис” оешмасы тракторчысы Ильяс Зәки улы Шәфигуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Якты юл” җәмгыяте операторы Илгизәр Низаметдин улы Нигъмәтҗанов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне,  иҗтимагый тормышта актив катнашуы һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Тимирязев исемендәге җәмгыять шоферы Фәрит Хәниф улы Галипов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, “Сорнай” җәмгыяте хезмәткәрләре  район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Лилия Александровна Матвеева – сыер савучы;

Сергей Семенович Леонтьев — тирес чыгару слесаре;

Рәфхәт Әхмәтҗан улы Фазылянов – ындыр табагы мөдире;

Александр Ильич Федоров — баш энергетик.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне,  иҗтимагый тормышта актив катнашуы һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, чик гаскәрләре ветераны, “Форпост” отряды члены Рафис Галимулла улы Гарифуллин  район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Индира Рамил кызы Гарапшина – Балтачның 5 номерлы балалар бакчасы укытучысы-логопеды;

Гүзәл Әхмәт кызы Мөҗипова – Балтачның 3 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе;

Миләүшә Альверт кызы Сәйфелганиева – Салавыч балалар бакчасы тәрбиячесе;

Рузилә Зөфәр кызы Шәрипҗанова – Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Пыжмара төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсинур Мәсхүт кызы Шиһапова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр И.Г. Галиуллинда слесарь булып эшләүче Илсур Мансур улы Әхмадуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, иминият базары үсешенә һәм формалашуына зур өлеш керткәннәре өчен һәм “Росгосстрах” компаниясенә 101 ел тулу уңаеннан, “Росгосстрах” иминят компаниясенең Балтачтагы филиал хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Лилия Әгъләмҗан кызы Гарипова;

Ләйсән Зиннур кызы Ибраһимова;

Гүзәлия Марат кызы Мифтахова;

Рәмзия Рафис кызы Нәбиева;

Наталья Гурьяновна Перемечева;

Раушания Зиннур кызы Шәйхетдинова;

Ләйсән Илфат кызы Якупова.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Нина Николаевна Давлекова – Чепья урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Ольга Венияминовна Даминова – Чепья урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

Айгөл Раузид кызы Шакирова – Норма урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Зөһрә Габделәхәт кызы Гафурҗанова – Субаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Кадрия Вәли кызы Салихова – Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Гөлнара Гыйльфан кызы Низамиева – Советлар Союзы Герое Б.С. Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Тәнзилә Рашит кызы Зиннәтуллина – Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбенең математика укытучысы;

Люция Гаптрәүф кызы Зәйнуллина – Сосна мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Гөлназ Фәрит кызы Һадиева – Шеңшеңәр мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Рамил Шамил улы Әминов – Салавыч күппрофильле лицееның физик культура укытучысы;

Гөлнар Илдар кызы Мәхмүтова – Балтач гимназиясенеңз рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Эльмира Фаяз кызы Җәләлова – Балтач урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, инглиз теле һәм әдәбият укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев