Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм кышкы каникулларда кайда нинди чаралар уза?
Бүген «Балтач» ял паркында оешма-предприятиеләр арасында «Керлинг-2021» ярышлары узачак. Кызыклы чарага райондашларны көтеп калабыз.
2 гыйнвар – «Балтач» ял паркында оешма-предприятиеләр арасында «Керлинг-2021» ярышлары.
2, 3, 4, 5 гыйнвар – «Балтач» ял паркында балалар һәм зурлар өчен мәдәни-күңел ачу чаралары.
3 гыйнвар – «Балтач» ял паркында авыл хуҗалыгы предриятиеләре арасында «Керлинг-2021» ярышлары.
3 гыйнвар – «Батыр» яшьләр үзәге янындагы шугалакта яшьләр арасында «Хыял» призына «Шугалакта очрашабыз»күңелле уеннар.
3 гыйнвар – «Тайгалак-шугалак»та «Кышкы уеннар» дип аталган гаилә эстафетасы.
3 гыйнвар – район беренчелегенә чаңгы ярышлары.
4 гыйнвар – «Спортлы гаилә» фестивале.
4, 6 гыйнвар – «Балтач» спорткомплексында «Алтын алка» хоккей ярышлары буенча район беренчелеге.
5 гыйнвар – чаңгы сезонын ачу.
5, 7 гыйнвар – хоккей буенча ветераннар лигасы (хоккей тартмалары).
6 гыйнвар – үзәк паркта «Кар десанты» спорт-күңел ачу чарасы.
6 гыйнвар –«Тайгалак-шугалак»та яшьләр арасында «BroomBall» спорт уены.
7 гыйнвар – үзәк паркта «Раштуа» хөрмәтенә бәйрәм кичәсе.
8 гыйнвар – студентлар арасында «Хыял» яшьләр үзәге призына спортның офис төрләре буенча чемпионат.
8 гыйнвар – «Тайгалак-шугалак»та яшүсмерләр һәм яшьләр арасында стартлар.
9, 10 гыйнвар – алкалы хоккей буенча район чемпионаты (хоккей тартмалары).
13 гыйнвар – «Балтач» ял паркында Иске Яңа ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев