Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә Соснада ут зурга китмәде.

Янгын чыккан хуҗалык янәшәсендәге күршеләре утны вакытында бастыра алганнары, зурга җәелергә ирек бирмәгәннәре өчен Балтачтан килгән янгынчыларга зур рәхмәт белдерделәр.

Балтач янгын частыннан ике машина килгән. Сигнал булу белән алар килеп җиткән минутлар узганда пиченнән чыгып ут капкан мунча, аӊа тоташып киткән гараж дөрләп яна башлаган, алар янәшәсендәге веранда һәм йортка да ут капкан була инде.

"Сосна" җәмгыяте җитәкчесе Фирдәүс Ситдыйковка рәхмәт, су ташып торуны бик яхшы оештырды. Аннан шулай ук сөт-май комбинаты, коммуналь хуҗалык җитәкчелеге дә шушындый гадәттән тыш хәлләр өчен алдан ук барысын да планлаштырып, хәзерләп куйганнар. Безгә сиптерү өчен судан өзмәделәр, ди янгын часте җитәкчесе Таһир Бариев.

Янгын шундый бердәмлек, оешканлык белән сүндерелгән. Габделрәфыйк Хөснетдиновның мунчасы белән гаражы янып бетсә дә, өенең стеналары саклап калынган. Ә бит нинди эссе көн иде. Аллам сакласын. Һәм гел шулай уяу, оператив булсын инде безне шундый афәтләрдән коткаручылар.

Фото: http://23.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/1055069/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250