Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярыш белән тәмамланды һәм… башланды да

Кемгәдер гыйнвар каникулы бик озын, ялыктыргыч булып тоелгандыр. Бу кадәресе кешенең үзеннән дә тора.

Ялларны туганнар, балалар, оныклар белән очрашулар өчен көтүче, шулардан зур сөенеч алучылар өчен аның күңел тынычлыгы биреп үтүе кадерле булса, актив тормыш алып баручылар бу каникулның бер көнен дә бушка үткәрмәде дип беләм.

Андыйлар алдан ук план корып, әзерләнеп көтә инде аны. Гаилә белән ял итәргә китү, сәяхәткә чыгу хәзер авыл җирлекләре өчен дә гадәтигә әйләнеп бара. Капка төпләрен, каралтыларын бизәп, үзләренә бәйрәм рухы тудыручылар да шактый.

Балтачта бу чорга бик күп төрле чаралар планлаштырылган иде. Күпчелек авылларда коймаклы-пылаулы тау-чана бәйрәмнәре, кышкы ярышлар, мәдәният йортларында авыл үзешчәннәре әзерләгән спектакль-концертлар, Яңа ел тамашалары, балалар белән төрле конкурс-уеннар гөрләсә, спорт ярышларының ниндиләре генә үтмәде!

Яңа елның беренче көннәрендә үк район газетасы призына 39 нчы тапкыр хоккей ярышлары башланды. Дүрт бозда ике көн дәвам иткән бу ярышлар районда бик популяр. Аларга төрле авыллардагы хоккей мәйданчыкларында район беренчелегенә ел да үткәрелүче «Алтын алка» ярышлары кушылды. Берсе – ел ахырында, икенчесе – елның беренче көннәрендә тантаналы төстә ачылган ике заманча хоккей мәйданчыгы да бәйрәм ялларында тынып тормады. Сүз уңаеннан, аларны төзүгә хуҗалыклар да зур өлеш кертте.

Бу ялларда чаңгы трассалары, «Чана-Тау» трассасы да гөр килеп торды. Ярыштылар да, гаиләләр, дуслар белән дә шудылар, күңел ачтылар. «Сабантуй» ял паркында исә спорт сөюче гаиләләр эстафета ярышларында катнашты. «Факел» клубында «Форпост» оешмасы оештырган бәйгедә әтиләр һәм балалар пневматик мылтыктан, лазерлы мылтыктан атуда көч сынашты, «Тайгалак-шугалак» мәйданчыгында – себеркеле, авылларда итекле хоккей ярышлары, «Дулкын» бассейнында балалар һәм өлкәннәр арасында йөзү, Салавыч мәдәният йортында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Әле күрше районнарда үткән спорт бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яуларга өлгерүчеләр дә булды.

«Ел спортчысы» бәйрәме  һәм район башлыгы призына көрәш ярышлары белән тәмамланган ел әнә шулай спорт ярышларына бик бай булып башланды.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел