Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

«Яшь гвардиячеләр» балаларны уенга дәштеләр (+фоторепортаж)

Бүген «Балтач» ял паркында «Татарстан командасы» («Команда Татарстана») проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардиячеләр» активистлары балалар белән «Республика лентасы» кысалары нигезендә акция уздырды.

Әлеге чарада бистәнең икенче номерлы балалар бакчасы балалары катнашты. Аларга туп, скакалка белән төрледән-төрле уеннар тәкъдим ителде, шулай ук асфальтка төсле бурлар ярдәмендә тынычлык төшенчәсенә туры килүче рәсемнәр ясау бурычы куелды. Кызлар чәчәкләр ясаса, малайлар исә болытлар, кояш ясап хитләнде. Малайларга һәм кызларга өч төрле төстән торган «Республика лентасы»ның тарихы сөйләнеп, ахырдан һәрберсенең кулларына тагылды. Шулай ук «Теләкләр агачы» («Дерево желаний») ясау да бик ошады нәни дусларыбызга. Төрледән-төрле уеннар белән балаларны мавыктырган «Яшь гвардиячеләр» үзләре дә бер мәлгә балачак иленә кайтып килгәндәй булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250