Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлның үз «әлифба»сы. Аны кече яшьтән өйрәнсәң, ул хәтердә озак саклана, диләр (+фото)

Соңгы елларда ил, республикабызда, район-авылларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта. Шуларга бәйле рәвештә, кызганычка, юл-транспорт һәлакәтләре дә сизелерлек үсә.

Куркыныч, аяныч нәтиҗәгә китергән мондый һәлакәтләргә еш кына балалар да юлыга. Кайчакта өлкәннәр гаебе, кайчакта үз гаепләре белән. Соңгысын булдырмас өчен, балаларга бакча, мәктәп яшеннән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.  Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана, ди белгечләр. Шуңа күрә балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның да бурычы булып тора. Алар барысы ЮХИДИ  хезмәткәрләре белән бердәм хезмәттәшлек иткәндә генә көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Шөкер, бу яктан Салавыч балалар бакчасының күп еллар тупланган тәҗрибәсе, методикасы бар. Әлеге күнекмәләр бездә барлык яшь төркемнәрендәге балаларга – һәркайсына яшь үзенчәлеген исәпкә алып бирелә. Һәм ул өч зур блоктан тора: “Бала һәм урам”, “Бала өйдә”, “Бала һәм сәламәтлек”.  Төп максатыбыз – балаларны юлларда имин йөрергә өйрәтү,   юл йөрү  кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү. Бу уңайдан төрле әңгәмәләр уздырыла, күптөрле уеннар оештырыла, кагыйдәләр, транспорт төрләре, юл билгеләре өйрәтелә. Балалар үзләре дә әти-әниләренә киңәшләр бирә һәм бу иң унышлы алымнардан санала. Балалар үз куллары белән ясаган аңлатма-кәгазьләрен әти-әниләргә тапшыра. Беренче карашка гади генә кәгазь кебек тоелсалар да, әти-әниләр аларга битараф түгел. Шулай ук гаиләләр белән үткәрелгән ярыш-чаралар да өйрәнгәннәрне ныгытуда бер практик алым булып тора. Үзебезнең эш тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп бүлешәбез.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре, балалар бакчасы, Арча педагогия көллияте, юл иминлеге оешмасы белән берлектә республика күләм конкурслар да үткәрелә, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен берничә методик ярдәмлек тә дөнья күрде. Алар арасында балалар арасында юл-транспорт травмаларын кисәтү уңаеннан үзебезнең эш тәҗриәсеннән чыгып тупланган, үз эченә төрле уеннар, кемнәрдер өчен яңалык-табыш булып ярдәмгә килердәй күнекмәләрне  туплаган «Дорога детства – зелёный цвет» тупланмасы аерым урын алып тора. Башкалар тәҗрибәсен дә теләп кулланабыз, эзләнәбез, яңалыкларны өйрәнергә, кулланырга тырышабыз.

Гөлназ Кәлимуллина,

Энҗе Мөхәммәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч балалар бакчасы