Төрлесе
Үзебез уен мәйданчыгы ясыйбыз (фото)
Уен мәйданчыклары, нигездә, күпфатирлы йортлар янәшәсендә генә төзелә. Гади авыл өе белән яшәүче урамнарда мондый урынны бер дә очратканым юк.
Без исә бистәбезнең Восточная урамында яшәүчеләр балаларыбыз өчен уен мәйданчыгын үзебез ясарга булдык. Әллә кайларга китеп уйнап йөргәнче күз каршында да булалар, куркынычсыз да. Урамыбызда төзелеш башланган, әмма инде ничә еллар үле тынлык хөкем сөргән бер җир участогы бар. Хуҗалар төзелешне дәвам да итми, сатмыйлар да. Җәен кычыткан баскан җир кишәрлеге урамыбызның ямен җибәреп утыра. Күршеләр белән очрашып киңәшләштек тә, бирегә уен мәйданчыгы ясарга булдык. Инде эшне башлап та җибәрдек. Комы кайтты, атынчыгы да ясалды. Спорт белән шөгыльләнү өчен махсус җайланмалар да урнаштырыла башлады. Тиздән биредә ял итәр өчен кечкенә генә өй дә хасил булачак. Әле бу чик түгел, хыялларны эшкә җигеп, эшлисе дә, эшлисе. Иң мөһиме, балаларга уңайлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев