Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Үзәк өзгеч кайгы

Кичә, Кариле авылында гомер итеп, тормыш иптәше Наилә ханым белән берсеннән-берсе акыллы, уңган, тәрбияле ул-кызлар тәрбияләп үстергән, күпбалалы әти исеменә тап төшерми яшәгән Харис абый Галиевны җирләделәр.

Ике көн яуган яңгыр - ул әтиләрен өзелеп яраткан, аның белән горурланып яшәгән, гомерен саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгән, күпме хастаханә ишекләрен таптаган балаларының, кияү-киленнәренең, оныкларының күз яшенә әверелде. Әтиләренең гомерләрен ничек кенә саклап калырга тырышмасыннар, ләкин мәкерле чир алдында кешелек дөньясы көчсез шул. Үрнәк гаилә башлыгы буларак районыбызны Рәсәйгә кадәр таныткан Харис абый бүген юк инде. Хуш, бәхил бул, Харис абый, урыннарың җәннәттә булсын! Балаларының, тормыш иптәшенең, якыннарының, барлык туганнарының, инде бик олы яшьтә булган, әмма камил акыллы әнисе Зөлхәбирә апаның тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
Фото: venok

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250