Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зөһрәбезнең шигырен Равил Фәйзуллин мактап, рәхмәт әйткән (фото)

Без «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашып, җиңү яулаган иҗат кешеләре арасында райондашыбыз булу белән чиксез горурланабыз.

«Идел» журналының «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашкан райондашыбыз, шагыйрә, Көшкәтбаш авылы кызы
Зөһрә Рамазанова хис-кичерешләре белән уртаклаша.

«Яңа исем» иҗат лабораториясендә алтмышлап 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучы шөгыльләнде. Алар белән 4 остаз — Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбүдәрова эшләде.

Әлеге пректның максаты — яшь язучыларны эзләп табу, яңа исемнәрне Язучылар берлегенә тәкъдим итү. Яхшы авторларның җыентыкларын китап итеп әзерләү. Остаз белән шөгыльләнеп, каләмнәрен чарларга мөмкинлек бирү. Сүз язу гына түгел, сыйфатлы әйбер язу турында да бара, — ди чараны оештыручылар.

«Язның беренче көненнән бирле һәр биремне, һәр белемне, һәр очрашуны яратып кабул итеп, көтеп алдым.

Миңа канат биргән, миңа илһам биргән «Яңа исем» проектына, аны оештыручыларга, остазларыма чиксез рәхмәтем! Габдулла Кариев театры артистлары тарафыннан шигырьләрем укылганда туган хис- кичерешләремне аңлатып бетерә алмыйм.

Равил абый Фәйзуллинның шигыремне мактавы, рәхмәт әйтүе... Бу минем хыялымда да булмагандыр! Рәхәт! Бу хисләр мине гомерем буе җылытачак әле... Алда тагы да күбрәк җиңүләр, күңелле очрашулар, рәхәт һәм мавыктыргыч бәйгеләр көтсен!», дип язган Зөһрә үзенең Вконтактедагы битендә.

Без «Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашып, җиңү яулаган иҗат кешеләре арасында райондашыбыз булу белән чиксез горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөһрә Рамазанова