Болытлар артында кояш бар (әнкәем истәлегенә)
Роза бүген йокысыннан никтер иртәрәк торды. Әллә инде көннән-көн үзен ныграк сиздергән яз галәмәте идеме, калын стена аша борынына, юк, борынына гына түгел, бөтен җанына кояшлы, язгы саф һава, рәхрт бер көчле дулкын килеп бәрелгәндәй булды.