"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Белә идегезме?
Үлән чәе дигәч тә, әлбәттә инде, безнең күз алдыбызга беренче чиратта мәтрүшкә килеп баса.
Сары мәтрүшкәне (зверобой) кайбер якларда ярабай дип тә атыйлар. Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва. Ул иң борынгы дару үсемлеге. Сары мәтрүшкә җәй башында чәчәк ата.
0