Татарстаннан махсус операциядә катнашучылар салым бурычлары булса да социаль ярдәм алачак
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе сөйләгәнчә, закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән.